Әтнә таңы

Түбән Көек мәктәбендә яңа бәйгегә әзерләнәләр

Бездә халык элек-электән кул эше белән шөгыльләнергә яраткан. Ярату гына түгел, татарның яшәү рәвеше үк шуның белән бәйле. Челтәр шәлләр, чигүле сөлгеләр, чабата үрү, агач эшләре - болар барысы да осталар өчен тормыш чыганагы булып торган. Заман алга барган саен, әлеге һөнәрләрнең кыйммәте кимеп торган вакытлар да булган. Әмма бүгенге...

Бездә халык элек-электән кул эше белән шөгыльләнергә яраткан. Ярату гына түгел, татарның яшәү рәвеше үк шуның белән бәйле. Челтәр шәлләр, чигүле сөлгеләр, чабата үрү, агач эшләре - болар барысы да осталар өчен тормыш чыганагы булып торган.

Заман алга барган саен, әлеге һөнәрләрнең кыйммәте кимеп торган вакытлар да булган. Әмма бүгенге көндә кулдан бәйләнгән кием -салымның бик кыйммәт торуыннан чыгып исәпләгәндә, мондый кул эшен белгән кеше дәрәҗәлеләрдән саналадыр дип уйлыйм.

Ә әлеге хезмәт буенча күнекмәләрне кайда алырга мөмкин соң? Әлбәттә инде - мәктәптә. Технология дәресләрендә башлангыч белем алу мөмкинлеге бар хәзерге мәктәпләрдә. Ә моңа кайда ничек карыйлар - монысы инде бөтенләй икенче мәсьәлә. Менә Түбән Көек мәктәбендә әлеге дәресләрне Рүзия Зарипова алып бара. Узган ел технология буенча олимпиада да аның укучысы район буенча беренче урын алды. КНИТУ ел да үткәрә торган "Алга үткәнгә таба" бәйгесендә 2012 елда беренче урын яулаганнар. Әле дә бәйгегә әзерләнеп яталар иде, тик нәрсә икәне әлегә сер булып калсын.

  • Башлангыч сыйныфларда түгәрәк, 9 сыйныфка хәтле хезмәт дәресләре алып барам. Стандарт программа буенча барабыз. Тормыш өчен кирәкле һөнәрләргә өйрәтергә тырышам. Шул ук вакытта йо-йошки (лоскутное шитье) кебек бүтән милләтләргә хас булган үзенчәлекле ысул белән дә эшли белгән укучылар бар, - ди укытучы үзе.

Реклама

Бәйләргә, балчыктан әвәләргә, тегәргә өйрәнәләр биредә. Үзләренең тегү машиналары да бар икән.

  • Малайлар башта тегәргә өйрәнергә карышып маташтылар. Мин "кыз-малай" түгел диючеләр булды. Ә хәзер кызлар тегәр өчен чират тора, чөнки малайлар ирек бирми. Аларныкы пөхтәрәк тә килеп чыга әле.

Хезмәт кабинетында балалар кулы белән эшләнгән нәрсә генә юк. Җеп ябыштырып эшләгән паннолар, картиналар, ыргак белән, йо-йошки ысулы белән бәйләнгән әйберләр, балчыктан эшләнгән әйберләр,кәгазьдән эшләнгән чәчәкләр - бар да бар. Шу хәтле матурлыкны тудыра алырдай итеп өйрәтә алган укытучыга сокланырлык. Белеп бетерергә дә кирәк бит. Рузия ханым тормышта да гыйбрәтле язмышка ия кеше. Бала югалту ачысын да татырга туры килгән аңа. Үзе турында сораштыра башлауга күзләренә яшь тулды. Тормышта югалып калып, үз-үзен җәлләтә торганнардан түгел ул. Тормыш иптәше белән улларын үстереп олы юлга чыгарып җибәргәннәр. Ул гына да түгел, өч бертуган бала алып кайтып тәрбиялиләр. Түбән Көеккә кайтканда 1,2 айлык булган кечкенә кызлары хәзер инде 1 сыйныфта укый.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги:
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: