Әтнә таңы

Түбән Көектә – "Мәүлид касыйдәсе"

Аны авыл мәдәният йорты җитәкчесе Лилия Гайнуллина белән Илшат хәзрәт Шәяхмәтов оештырган.

Илшат хәзрәтне районыбызда белмәүчеләр сирәктер. Ул елның-елында "Әләшә" бәйрәмендә үзенең үтемле вәгазьләре белән халыкны авызына карата, селкенергә куркып тыңлаганым хәтердә. Һәм сокланганым.

Үзе яшь, үзе белемле, һәм бик матур сыйфаты – халыкка аңлаешлы итеп сөйли белә. Хәзрәтне тагын бер тыңлау мөмкинлеге чыкканга куанып бардым Түбән Көеккә. Бар авыл халкына да андый вәгазьләр тыңлау мөмкинлеге юк. Дөрес, бар муллаларыбыз, авыл мәчетләре биктә түгел, анысына мең шөкер. Тик сөйләм осталыгы, оештыру сәләте бар кешегә дә тигез бирелми.

Реклама

Үзебез дә шул яссылыкта, дингә килгәнебез бар, теләге булганнар, динне зурлаучылар бар, өлгерербез әле, дип, мондый чараларга килмәүчеләр дә җитәрлек.
       Әлеге чарага килүчеләргә Илшат хәзрәт Пәйгамбәребез Мөхәммәд Расүлүллаһ салләллаһү галәйһи вә сәлламнең туганнан алып үлгәнчегә кадәрге гомерен, аның күргәннәрен сөйләп, соңыннан “Мәүлед – шәриф” касыйдәсен укып багышлады. Илшат хәзрәт сәгатьтән артык вакытын әнә шул тарихны сөйләүгә багышлады. Пәйгамбәребезнең әйткән сүзләрен безгә дә җиткереп, аңлаешлы сөйләме белән авызына каратты.
Дини чарага Киндери мәчетеннән Гөлсинә ханым Хәкимуллина, Сания ханым Хәлилова да кайткан иде. Алар авыл халкына мөнәҗәтләр әйттеләр. Хатын-кызларны Әниләр көне белән котлап, җырлар җырладылар.
Чарага килүчеләр оештыручыларга рәхмәтен әйтеп, савап җыеп өйләренә таралдылар.
Әбием Гарифәбану (ә аның әнисе Шәһәрбану әбием мәрткә китеп айга якын ятканнан соң уяна) андый чараларга барырга кирәклеген әйтә торган иде, ашка булсын, җыенга булсын баручыга Аллаһы Тәгалә атлаган адымы саен савап яза, дия иде ул. Һәм бу чынлап та шулайдыр. Үзгә бер рәхәтлек ияреп кайтты Түбән Көектән. Укылганнар кабуллардан булсын.

С.Мингатина фотосы

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: