Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Түбән Шашы авылында яшәүче кадерлебез Галиева Фәридә Равил кызының 16 февральдә 60 яшьлек юбилее!

Кадерле әниебез! Дистәләрне дистәләргә кушып гомер йомгакларын сүтсәң дә, күңел матурлыгын саклап, җан аклыгын башкалар белән бүлешеп яши беләсең син. Үзең сайлаган сукмактан тайпылмыйча, намус белән, сез әтиебез белән бергә матур гомер итәсез. Безне дә үзең кебек итәгатьле, сабыр һәм түзем булырга, туганнарның, тормышның кадерен белергә өйрәтеп үстердең. Син булмасаң,...

Кадерле әниебез! Дистәләрне дистәләргә кушып гомер йомгакларын сүтсәң дә, күңел матурлыгын саклап, җан аклыгын башкалар белән бүлешеп яши беләсең син. Үзең сайлаган сукмактан тайпылмыйча, намус белән, сез әтиебез белән бергә матур гомер итәсез. Безне дә үзең кебек итәгатьле, сабыр һәм түзем булырга, туганнарның, тормышның кадерен белергә өйрәтеп үстердең. Син булмасаң, без оясыз кош, моңсыз җыр, җырсыз сандугач кебек яшәр идек, тормышыбызның яме дә, тәме дә булмас иде. Бүгенге көндә дә син безгә төпле киңәшче, җаныбызны җылытучы гаилә учагын сүндермичә саклаучы иң изге, иң кадерле илаһи зат. Аллаһының мең рәхмәте яусын сиңа. Озын гомер, тән сихәтлеге, саулык, күңелеңдәге җан җылысының нуры сүнмичә, сүрелмичә без, балаларыңа яшәеш чыганагы булып торуыңны телибез. Киләчәктә дә сау-сәламәт булып, һәркайсыбызга кирәк, терәк булып, бергә-бергә яшәргә насыйп булсын.
Тормыш кичкән чакта сабыр булдың,
Сыгылмадың җилдә, давылда.
Түземлегең күреп сокланмыйча
Кылган кеше бармы авылда?!
«Әни!» - диеп дәшү шундый рәхәт,
Рәхмәт, әни, һәммәбездән рәхмәт.
Әни булдың, әни булып калдың -
Һәр көнеңне безнең өчен яшәп.
Тик бер генә безгә яшәү язган,
Тик бер генә яшәү мизгеле.
Без бәхетле булыр идек, әнкәй,
Яши алсак синең шикелле.
Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең, улың-киленең, кызларың-кияүләрең, оныкларың
һәм кода-кодагыйларың.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев