Әтнә таңы

Тегермәнчеләр, тегермәннәр турында...

“Тегермән, тегермән дип әйтәләр. Аның да рәте бар шул”, - дип әйткән ди көче киткән, җил котыра башлагач тегермән канатларының торышын үзгәртергә дә дәрманы булмаган, заманында аның кырык чөен кырдырган карт тегермәнче.

Олылардан ишетеп калган халык телендәге шушы мәзәк күңелемдә яңарган саен бу һөнәргә, бу һөнәрне үз иткән кешеләргә булган хөрмәтем арта. Балачакта, яшүсмер чорда тегермәндә ашлык тарттырган вакытлар искә төшәләр.
Авылда тегермән тотып, анда ашлык тарттыруны җайга сала алган кешеләр, бәхәссез, таза тормышлы кешеләр. Нинди генә авыр еллар булмасын, алар мохтаҗлык кичермәделәр. Безнең Бәрәскәдән шундый нәсел дип “Ибрайныкылар”ны әйтергә була. Ачык йөзле Исмәгыйль бабай, Йосыф абый, Әһлиулла абый, тегермәннәрен колхоз тартып алса да, шунда авыл халкына хезмәт күрсәттеләр. Ә менә Батыршаһлар тегермәнендә төрле кеше эшләде. Каны тарткандыр инде, оныгы Равил абый Вафин да шунда бераз эшләп алды. Дәүләтшаһлар тегермәне дә данлыклы. Вәли абый Дәүләтшин колхоз тегермәнендә эшләде. Үз тегермәннәре сүтелгән иде. Сәгъди тегермәне дә истә. Анда да үз кешеләре эшләде – Сафа бабайны әле дә хәтерләүчеләр бардыр. Ашыт суына корылган Җапый тегермәне бар иде – монда күбесенчә колхоз ашлыгын тарталар, оны да сыйфатлырак була, орлыкны ярдырмый, вак итеп тарта. Мин монда 1958 елга кадәрге чорны күз алдында тотып яздым, аннан соң электр энергиясе килгәч, бу тегермәннәрнең кирәге калмады, кайсын сүттеләр, кайсының бурасын икенче максатларда файдаландылар.
Булган икмәкне он итеп тарттырып өйгә алып кайту – гаилә өчен зур куаныч, бәйрәм кебек була иде.
Әтием Әһлиулла Гайнуллин сугыштан бер аягын өздереп, күп авырулар белән утыз яшендә “Батырлык өчен” медале һәм III дәрәҗә “Дан” ордены белән бүләкләнеп кайтты.  Озак авырулардан соң, 42 яшендә вафат булды. Шул авыру хәлендә дә төрле эшләрдә эшләде. Әти белән әни икесе ел буена эшләп, көзен дүрт-биш капчык ашлык ала идек. Без гаиләдә биш кеше; әнә шул ашлыкны ипи пешерергә дә, ашка умачка да җиткерергә кирәк иде.
Әти вафат булганда миңа 11 яшь иде, шул чордан тегермәнгә мин йөри башладым. Авылыбыз зур булганлыктан, он тарттырып кайту зур мәшәкать иде. Өстәвенә чират. Әнә шунда кемнәрнеңдер Иске Шим­бернең су тегермә­нендә он тарттырып менүләрен ишеттем. Ял көнне биш чиләк арышны алып Иске Шимбергә төшеп киттем. Ат юлы тигез булгач, түбән таба бик тиз барып җиттем. Кеше дә әллә ни күп булмады. Тегермәнче абый Ярулла исемле икән, мине тыңлап, бер сәгать чамасы көтәргә кушты. Үз авылыныкыларга:
– Читтән килгән бу егет­не җибәрмичә бул­мас, кайтып торыгыз, – ди­де.
Шундый мәрхәмәтле кешеләр дә була шул, ничек куанганлыгымны үзем генә беләм. Ноябрь ахыры, декабрь башлары булгандыр инде бу – мин кайтырга чыкканда караңгылана башлаган иде. Тигез юлдан болынны тиз уздым. Бәрәскә басуына җиткәч, үргә таба авырайтты. Шунда юлда миннән 30 адымнар алдарак бер карачкыны шәйләдем. Бераз селкенеп тә ала. Шикләндем. Шактый вакыт басып тордым, туңдым да. Акрын гына алга атлый башласам, ул да миңа таба килә кебек. Шулай да куркуымны җиңеп барып карасам, әрем сабагы икән! Өйгә кайтып җиткәндә, миннән пар күтәрелә иде. Ә тегермәнче Ярулла абый гел хәтеремдә, гомерем буе аны искә төшереп яшим.
Атамыш авылы тегермәнчесе Газиз абый белән аның җәмәгате Галия апайны да һич оныта алмыйм. Кышын соңга калгач, өйләренә алып менеп ашатып-­эчерттеләр, йоклаттылар. Аларның улы Рәис белән ай яктысында Атамыш тавыннан чанада да шудык әле... Дөньяда мәрхәмәтле бәндәләр күп шул. Өшкәтә авылы тегермәнчесе Кашшаф абый Сәгъдиев та шундыйлардан. Алар барысы да кешелекле булулары белән исемә төшеп торалар. Хәзер инде үзләре дә, тегермәннәре дә юк, соңгы урыннары вәгъдә ителгән җәннәтләреңдә булса иде.
Чыннан да, ул чорларда ашлык тарттыру зур мәшәкать тудыра иде – тегермәнне ремонтлыйлар яки ниндидер сәбәп аркасында тегермәнче юк, җил юк яки су юк... Зарыгып көтеп, җыеп алган уңышны тарттырып, ипи пешереп ашау теләге зур иде шул халыкта.
Моны шул чорда яшәгәннәр генә аңлыйдыр. Ул вакытта мал-туарга икмәк ашату дигән әйбер бөтенләй юк иде. Бар иде бит ашау-эчүнең, киемнең, ягулыкның бик кадерле вакытлары. Сугыштан соңгы 1946-1949 еллар үтә авыр булды.Икмәкнең кадерен беркайчан да истән чыгармыйк. Бигрәк тә аның нинди тырышлыклар белән үстерелүен, аның һәрнәрсәдән өстен булуын яшь буынга дөрес итеп аңлата алсак иде. Күмәк хуҗалыкларда хезмәткә түләүне акчалата бирә башлагач, ашлыкны тонналап ала башладык.
Авыл халкының ик­мәккә чынлап туенуы 1960 елларда башланды, хәтта иләтеп тарттырылган бодайдан тәмле мич ризыклары пешерә башладык. Олы Әтнәнең “Үрнәк” колхозы ак он тарттыра торган тегермән төзетте. Бу тегермәндә халыкка бик тәртипле кеше – Госман абый хезмәт күрсәтте. Тора-бара үзебезнең Ленин исемендәге күмәк хуҗалыкта да эшләделәр аны. Равил Шакиров һәм Равил Сабирҗанов карап кына эшләттеләр бу тегермәнне. Хәзер аннан файдаланмыйлар. Чөнки кибетләрдә тагын да югарырак сыйфатлы онны алып була. Ашлык тарту тегермәннәре хәзер электр энергиясе белән эшли. Ике ташлы Җапый су тегермәнен күчереп салдылар, Габделхак абый Вәлиев бу тегермәннең механизмнарын үзе көйләп, гаиләсе белән озак еллар дәвамында күмәк хуҗалыкка һәм халыкка ашлык тарттырдылар. Халык ихтирамын яулаган оста тегермәнче иде. Икмәк күп булгач, тегермәнгә ат олаулары белән бара башладык. Ат җигеп эшләүче Әмир Бикмуллин, Равил Фәхретдинов, Нәҗип Мөхәмәтҗанов, Габделхак Газыймов, Газиз Латыйпов, Габделхак Габбасов авыл халкына бик күп ярдәм иттеләр. Наил Хисмәтуллин олы яшьтә булса да кешеләрнең гозерен тыңлады. Аларның барысын да санап бетерерлек түгел. Хәзер һәрбер кеше гаиләсендә үзенең тегермәне бар, беркая да барасы юк.
Бу язмамда авыл халкы тормышында тегермәнчеләрнең нинди зур әһәмияткә ия икәнлеген, аларның халык өчен үтә дә файдалы эш башкарганлыкларын, кешенең тормышында икмәкнең нинди кадерле икәнен күрсәтергә тырышу иде. Кайда гына, кайчан гына булса да аның кадере бервакытта да югала торган түгел. Табыннарыбызда һәрвакыт икмәк булып торсын, юклык белән яшәгән чорлар узганнарда булсын. Югарыда саналган кешеләрнең күбесе бу дөньяда юк  инде.

Реклама

Әдһәм ГАЙНУЛЛИН,  Бәрәскә авылы

Фото: https://vk.com/id166516781?z=albums166516781

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: