Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Техника күп, әмма кыйммәт

Район делегациясе Германиянең Ганновер шәһәрендә узган авыл хуҗалыгы техникасы һәм җиһазларының "AGRITECHNICA" халыкара күргәзмәсендә булып кайтты.Бу хакта делегациянең җитәкчесе, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Хәмит Галимҗанов белән "Тукай" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять җитәкчесе Илфат Хәкимовтан сораштым.

- Ганновер шәһәрендә, Казандагы ВВЦ сыман күргәзмә павильоннарында узды. Аерма шунда: һәрберсе безнекеннән зуррак 28 павильоннан тора, - ди җитәкче.
Монда бөтен дөньяның авыл хуҗалыгы өлкәсендәге алдынгы техникасы урын алган.Карарга килүче халыкның чебен кебек галәмәт күп булуына гаҗәпләнә. Арада рус телендә сөйләшүчеләр дә булган.
- Ә техникага килсәк, анда барысы да диярлек компьютерга тоташкан. Навигатор белән эшлиләр. Бер метр җир дә чи калмый, кат-кат чәчү яки эшкәртү дә юк. Хәтта һәр форсунканың уты янып тора... Кыскасы, йөртүче анда маймыл ролен генә үти, - дип көлә.
- Безнең шартларга яраклы техника бик күп. Әмма бәяләре бик кулай түгел, - ди Илфат Хәкимов.
- Амазона шәһәрендә дә булдык. Анда сиптергечләр күргәзмәсе булды. Биредәге заводта уртача хезмәт хакы 2 мең евро тәшкил итә. 88 мең сум тирәсе бу, - ди Хәмит Галимҗанов.
Ул бу сүзләрне әйткәч, немец буласым килә башлады. Ә Амазона дигәне таныш исем: сиптергеч йөзендә "Ленин"га үтеп керде инде ул!
Туларк итеп, "Әтнә таңы" газетасыннан укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев