Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Техникум ни өчен нәкъ менә Әтнәдә? Бүгенге бәйрәм...

60 нчы еллар уртасында СССР авыл хуҗалыгы зур үзгәрешләр кичерә. Хрущев чорындагы икътисадта да, идарә итүдә дә уйланылмаган хисапсыз тәҗрибәләр, салым богаулары белән авыл кешесен шәхси хуҗалыкта җитештерүдән тәмам биздерү илнең азык-төлек куркынычсызлыгын упкын чигенә бастыра. Илнең яңа җитәкчелеге, бу шартларда авыл хуҗалыгы сәясәтен кискен үзгәрү генә һәлакәттән саклап кала...

60 нчы еллар уртасында СССР авыл хуҗалыгы зур үзгәрешләр кичерә. Хрущев чорындагы икътисадта да, идарә итүдә дә уйланылмаган хисапсыз тәҗрибәләр, салым богаулары белән авыл кешесен шәхси хуҗалыкта җитештерүдән тәмам биздерү илнең азык-төлек куркынычсызлыгын упкын чигенә бастыра. Илнең яңа җитәкчелеге, бу шартларда авыл хуҗалыгы сәясәтен кискен үзгәрү генә һәлакәттән саклап кала аласын аңлап, крестьян муенындагы салым элмәген бераз бушата: колхозларга берникадәр икътисадый ирек бирә, авыл тирән белемле кадрларга кискен кытлык кичергәнен таный. Шуңа да 60 нчы елларда ил буенча шактый авыл хуҗалыгы уку йортлары ачыла.

Татарстанның борынгыдан мәгърифәте, һөнәрчелеге белән генә түгел, игенчелеге, терлекчелеге белән дә дан тоткан төбәге - Казан артында да, күрше-тирә районнар өчен генә түгел, ә бөтен республикага кадрлар әзерли торган авыл хуҗалыгы техникумы ачу турында фикер туа. Мондый фикерне тормышка ашыру өчен, кайсы яктан карасаң да, иң яхшы урын - Арча!

Зур район үзәге, тимер юл станциясе бар, кадрлар табуы, урнаштыруы да җайлырак... Ләкин ТАССР авыл хуҗалыгы министры Госман Җиһаншин техникумны бары тик Әтнәдә ачу ягында... Арча райкомының беренче секретаре булганда Әтнәнең мөстәкыйльлеген саклап кала алмавы, инде министр вазыйфасында туган авылына кабат районны кайтарта алмавы күңелен әрнеткәндерме әмма обком алдында да, РСФСР Авыл хуҗалыгы министрлыгы алдында да яңа техникумны Олы Әтнә авылында ачу кирәклеген дәлилләп чыга ул һәм 1966 елның 23 маенда техникум ачу турындагы карар дөнья күрә.

Машинкада, өч биттә бастырылган ул карада барысы да уйланган кебек, барысы да каралган кебек. Уку биналары, студентлпар тулай тораклары, укытучылар фатирлары өчен Әтнә оешмаларының биналарын алып тапшыру дисеңме... Әле дә өлкән укытучылар, очрашканда сөйләшәләр: "Ул заманда нарсудта тордыңмы әле син?" "Юк, башта чеби йортында, аннан Гатаулла бай йортына күчендем"...(элекке район суды бинасы озын агач баракны хәтерләтә иде, "чеби йорты" дигәне инкубатор бинасы, бүген юк инде, ә Гатаулла бай йорты - 19 гасыр татар агач архитектурасы һәйкәлендә Туган як музее урнашкан. 15 августка кадәр - 83 көндә! - техникумга тапшырылган биналарны төзекләндереп бетерү, бер айда проектын әзерләп, 1 августка котельный төзеп өлгертү дә каралган. Кабинетлар, лабораторияләр җиһазлау да бар....барысы да каралган кебек... Тик буш кырда белем учагы кабызу, аның җылысына укучылар җыю һәм шул учакны сүрелдермичә, көчәйтә генә килеп еллар аша саклау сере генә өйрәтелмәгән ул карада.... Техникумның беренче директоры итеп Арча районының баш мал табибы Хатыйф Галиев билгеләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев