Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Техникумда "Иң яхшы ветеринария белгече"н ачыклыйлар

Әлеге бәйге бүген Г.Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумында "Ветеринария белгечлеге атналыгы" кысаларында уза.

Практик биремнәр WorldSkills чемпионатының региональ этабыннан алынды. Әлеге бәйгедә өченче, дүртенче курста укучы 5 укучы катнаша.

- Кичә бәйгедә катнашучылар  теоретик белемнәрен сынадылар, бүген исә практик күнекмәләрне  эшләп күрсәтәләр. Бәйгедә катнашучыларның барысы да кызлар... -  дип хәбәр итте Г.Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумының директор урынбасары, педагог - хәбәрчебез Фәридә Хәсәнова.

Техникум студентларының бик актив булуларын гел язып торабыз. Бүген дә аларда бәйге бара, 14.00 сәгатьтә актлар залында Гашыйклар көненә карата 012 группа студентлары тарафынан әзерләнгән концерт, ә аннан соң "А ну - ка, парни" бәйгесе тәкъдим ителә. Әле болар белем алудан тыш. Сөбеханаллаһ.

Фәридә Хәсәнова фотолары.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев