Әтнә таңы

ҮТЕНЕЧ ТӘ, ТАЛӘП ТӘ

Россиянең Премьер-министры Дмитрий Медведев уздырган селектор киңәшмәдә "Быел Татарстанда һәр гектардан уртача 10 центнер чамасы гына ашлык җыеп булыр" дигән фараз яңгырады. - Шул сәбәпле, ашлыкны югалтуларсыз җыйнап алу бурычы баш калкыта... Комбайн һәм амбар, анда эшләүче техника әзерлеген тикшерергә килгән республика комиссиясе җитәкчесе, Казан дәүләт аграр университеты профессоры Эльмас...

Россиянең Премьер-министры Дмитрий Медведев уздырган селектор киңәшмәдә "Быел Татарстанда һәр гектардан уртача 10 центнер чамасы гына ашлык җыеп булыр" дигән фараз яңгырады.

- Шул сәбәпле, ашлыкны югалтуларсыз җыйнап алу бурычы баш калкыта...

Комбайн һәм амбар, анда эшләүче техника әзерлеген тикшерергә килгән республика комиссиясе җитәкчесе, Казан дәүләт аграр университеты профессоры Эльмас Нуруллин әнә шул фикердә. "Ленин", "Күшәр", "Ташчишмә" комбайннарын энә күзеннән уздырганнан соң, гомуми фикерен белдерде.

- Алдагы еллар белән чагыштырсак, әзерлек начар түгел. Шулай да вак-төяк кимчелекләр бар. Ә быел алар да тиешенчә хәл ителергә тиеш. Урып-җыюга тотынганчы тагын бер тапкыр тикшерәбез әле, - диде.

Быелгы урып-җыюның мөһим проблемаларын да санап узды. Беренче чиратта куркынычсызлык техникасына игътибар итү кирәк. Моннан тыш, техника детальләрен көйләү дә тиешенчә башкарылырга тиеш. Комбайннарның герметикасы булмаса, югалту күп була. Моны ул күбек һәм солидол ярдәмендә хәл итәргә киңәш итте. Комбайнчының махсус өс киеме, аптечка һәм утсүндергеч булу да мөһим мәсьәләләр. Соңгысы аеруча. Очкын электр чыбыкларыннан да, көйләү дөрес булмау аркасында да килеп чыгарга мөмкин.

Реклама

Комбайнчының да аңлап эшләве, эшенә җаваплы карашта булуы кирәк. Ярыш дәрте дә хөкем сөрергә тиеш.

- Боларны үтенеч дип тә, таләп буларак та кабул итегез, - дип мөрәҗәгать итте.

Авыл хуҗалыгы министрлыгының иген­челек бүлеге вәкиле Людмила Павлова исә, тикшергәннәрнең яхшы хәлдә булуын ассызыклады. Комиссия әгъзалары да күргәннәрдән канәгать, "Шулай да күрсәтелгән кимчелекләрне тиз арада төзәтеп бетерергә кирәк", дигән фикердә. "Ленин" җитәкчесе Илгиз Хәйруллин әйтмешли, "Инде берәр атнадан басуга чыгарга мөмкин булачак".

- Булганын югалтуларсыз җыеп алыйк. Быел ашлык бәясе дә югарырак булыр кебек, - диде ул.

Тикшерү "Таң", "Күңгәр", "Шахтер" ху­җалыкларында дәвам итте...

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: