Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Теплицада нинди яшелчәләрне бергә үстерергә ярамый?

Помидорны көн саен җилләтергә кирәк, ә кыяр - җылы ярата торган яшелчә. Ул парникта яки өсте ябулы җирдә генә үсә ала. Моннан тыш, кыярга кечкенә вакытында углекислый газ мөһим. Башка бер генә яшелчә дә аңа мохтаҗ түгел. Баклажанны кыяр һәм помидор яныннан ераккарак утырту хәерле. Чөнки аңа ияләшкән талпаннар тиз...

Помидорны көн саен җилләтергә кирәк, ә кыяр - җылы ярата торган яшелчә. Ул парникта яки өсте ябулы җирдә генә үсә ала. Моннан тыш, кыярга кечкенә вакытында углекислый газ мөһим. Башка бер генә яшелчә дә аңа мохтаҗ түгел. Баклажанны кыяр һәм помидор яныннан ераккарак утырту хәерле. Чөнки аңа ияләшкән талпаннар тиз арада помидор һәм кыярны да яулап ала. Баклажан талпанына борыч бирешми.

ДИМӘК, ТЕПЛИЦАДА КҮРШЕ БУЛА АЛМЫЙ:

- кыяр белән помидор;

- кыяр белән баклажан;

- кыяр белән борыч;

- помидор белән борыч.

БЕРГӘ УТЫРТЫРГА МӨМКИН:

- борыч һәм баклажан;

- помидор һәм фасоль;

- кыяр һәм кавын;

- кыяр һәм кәбестә;

- кыяр һәм кузаклылар;

- редис һәм помидор;

-редис һәм кыяр;

- редис һәм борыч;

- редис һәм баклажан;

- укроп, салатны - борыч, помидор, баклажан белән.

Чулпан ШАКИРОВА
Акчарлак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев