Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Теплоходта сәяхәт иттек

"Наз"-Казан Хәйрия фонды республика балаларына ял бүләк итте. Алар арасында авыр хәлдәге, тулы булмаган гаиләләрдә яшәүче 12 бала безнең Әтнә районыннан да бар иде.

"Наз" Хәйрия фонды, аның җитәкчеләренең берсе Нурания Сәйфетдинова белән без кыш көне, Яңа ел бәйрәме вакытында танышып калган идек, ул вакытта да безне зур бүләкләр белән сөендерде алар. Теплоход белән ял итәргә чыгасын әйткәч, күңел ышанып та җитмәде хәтта. Кичен авыртып торган бала бара да алмас кебек иде. Тик теплоход турында ишеткәч, каламы соң ...
2 июнь көнне улым Дилүс белән икәүләп юлга чыгып киттек, бездән тыш тагын 11 бала, икесе Олы Бәрәзә авылыннан. Районнан баручы бу 12 баланы, ике әнине, икенчесе Гөлнара Фазуллина, "Изгелек" халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге хезмәткәрләре Гөлшат Галимҗанова белән Гүзәлия Садретдинова озата барды. Иртәнге сәгать 8 дә автобус кузгалды. Казан елга портында безне "Адмирал" теплоходы белән Нурания Фердобай кызы бүләкләр белән каршы алды. Теплоходка уздык, сәгать 11 дә кузгалып киттек. Ул 4 сәгать вакытны ничек тасвирлап бетерәсен дә белмим, су эчәргә 5 минут буш вакытлары да булмады балаларның. Палубадагы клоуннар балаларга нинди генә уеннар уйнатмадылар, үзең дә онытылып китәрлек. Күңел ачып, Казанга кайтып төштек.
Теплоходтан тыш, Казанда тагын бер сюрприз көтә иде алаларны. Гөлшат белән Гүзәлия апалары балаларны Макдональдска алып керделәр. Кайбер балаларның күргәне юк кына түгел, бу сүз таныш та түгел иде. Рәхәтләнеп сыйландылар...
Сәяхәттән кайтканга ничә көн, ә бала телендә һаман да шул теплоход. Шундый игелекле эш башкарган кешеләргә изгелекләре меңе белән кайтсын. Без, ата-аналар, сезгә бик рәхмәтле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Үзем күрдем