Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Терәк булыйк!

Әллә нинди булды бу ел. Бер-бер артлы чыккан янгын хәвефеннән, Аллам, үзең сакла! Карак керсә - бер әйбереңне, ут керсә, барысын да ала, диләр. Кышлау авылыннан Закировлар гаиләсенең дә ишеген шакыды ул хәвеф. Коточкыч янгын хәләл хезмәт белән гомер буе туплаган мал-мөлкәтне мизгел эчендә көл итте. Йортлары тулысынча янып бетмәсә...

Әллә нинди булды бу ел. Бер-бер артлы чыккан янгын хәвефеннән, Аллам, үзең сакла!

Карак керсә - бер әйбереңне, ут керсә, барысын да ала, диләр. Кышлау авылыннан Закировлар гаиләсенең дә ишеген шакыды ул хәвеф. Коточкыч янгын хәләл хезмәт белән гомер буе туплаган мал-мөлкәтне мизгел эчендә көл итте. Йортлары тулысынча янып бетмәсә дә, яшәрлек түгел.Шөкер, 90 яшьлекәбине йорт хуҗасы Радик ут эченнән урамга алып чыгарга өлгерә. Ә йорт хуҗалары - гомерләре буе кеше хакын хаклап яшәүчеләрнең кичергәннәрен беребезгә дә татырга язмасын, Аллаһы Тәгалә аларга сабырлык, безгә миһер- шәфкать бирсен. Һәркайсыбыз район хакимияте белән берлектә, терәк булыйк! Изгелекләре бу юлы үзләренә игелек булып кайтсын. Ә без савап җыйыйк!

Закировларның элекке күршесе, хәзер Биектауда яшәүче Гөлнара шалтыратты. "Янгын бүлегенә берничә тапкыр шалтыраттык. Хәбәр итмәгәннәр, дип язгансыз. Күрше-тирәләр генә түгел, булышырга бөтен авыл килде, сүндерергә тырыштык. Әле дә янгында пешкән сул кулым авыртып тора", - ди. Үпкәләгән.

Аңлашыйк! Рәнҗемәгез безгә! Без күзәтчелек бүлеге биргән рәсми мәгълүматны биреп,район халкына мөрәҗәгать иткән идек.Ә сез үзегезгә кабул иткәнсез. Авыл халкының бердәм булуына без дә сөенәбез. Хәзер район белән бердәм булыр чак җитте. Ярдәм итик!

Ярдәм итәргә теләге һәм мөмкинлеге булучылар өчен.

ДО Арского Филиала ОАО "Ак Барс" Банк

р/сч 47422810407020920001

ИНН 1653001805

КПП 160903001

БИК 049205805

Л/счет 42301810807341203391 Закирова Хабира Ханафиевна

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев