Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

ТЕРЛЕКЧЕЛӘРНЕ ЗУРЛАДЫЛАР

"Терлекчеләр көне"н һәр елны уздырабыз... Бәйрәмебезне хуплап болыт арасыннан кояш та күренде әнә", - дип башлады сүзен хуҗалыкны оештыручыларның берсе Наил абый Сабиров.

"Дусым" терлекчеләре үз­ләренең ярты еллык эш нәтиҗәләрен анализла­дылар. Бәйрәм рухы хөкем сөрүче ашханәдә 60лап терлекче җыйнал­ган иде: өстәлләр мул, гармунда уйнап, үзе җырлап алып баручыга кадәр бар. Бар да бәйрәмчә киенгән, бизәнгән, ясанган - тагын кайчан күрә ала терлекче мондый бәй­рәмне? Ә бит иртәнге ка­раңгыдан кичке эңгер-меңгергә кадәр, алсыз-ялсыз эшләүче терлекче моңа бик лаек! Һәм моны аңлаган җитәкчегә рәхмәтнең иң зуры. Кыскасы, бәйрәм уздыру үзе генә дә хуҗалык җитәкчесенең терлекчегә булган игътибарын, хөрмәтен күрсәтә. Килгән һәркемгә акчалата бүләк тә ясадылар.

- Мөмкинлектән чыгып барлык бәйрәмнәрне дә билгеләп үтәргә тырышабыз, - диде Наил абый.

Бу очракта анализга, саннарга туктап тору кирәкмәс. Чөнки мәкаләнең асылы кайсы бригада алда, кайсында проб­лемалар булуны ачык­лау түгел. Максатыбыз - хуҗалык җитәкчеләренең үз колхозчыларына булган мөнәсәбәтен бил­геләп үтү.

Шунысы да бар, теге яки бу өлкәдәге алдынгылыкны, кимчелекне ачыклап кына калмыйча, аның сәбәпләрен күрсәтеп, котылу юлларын да күрсәтеп уздылар. Әйтик, бүгенге көндә сөт җитеш­терү өлкәсендә Ары бригадасы алда бара. Чөнки монда төнлә дә көтәләр. Ә Дусымда бу мөмкин түгел, көтүлекләре бик аз. Шулай да үз алларына сөт җитеш­терүне тагын да арттыру бурычын куйдылар. (Кызганычка каршы, саннарга мөрәҗәгать итәргә туры килә). Моның өчен ел саен Күлле Киме һәм Дусым фермаларына - 2 группа, ә Ары фермасына 1 группа таналар кертергә планлаштыралар. Һәр терлектән 800 г үсеш алуны да максат итеп куйдылар. "Шул очракта тананы 16 айдан каплатып була", - диделәр. Боларны тормышка ашыру максатыннан яңа технологияләр кулланырга исәплиләр.

Җыелышта алдынгы тер­лекчеләрне бүләкләп уз­дылар: монысын олы куаныч белән язам. Гөлнара Сәфәрова, Нәзирә Гыйниятова, Айсылу Һадиева, Рузалия Хәсбиева, Булат Хәмидуллин, Резида Хәмидуллина, Мәх­мүт Шакиров, Азат Мө­хәммәтгалиев, Зөфәр Шәмсиев, Гөлнур Мөхәрләмова, Надия Һадиева, Дания Лотфуллина әнә шундыйлардан.

"Дусым" җитәкчесе Хәмит Гәрәевнең сүзләре игътибарга лаек:

- Сыйфат өлкәсендә ал­дынгы позицияләрдән азрак чигендек. Хәзер шуларны кайтарып алырга кирәк, - диде ул.

Бу уңайдан илебезнең ВТО оешмасына керүен дә искә алдылар. "Димәк, хуҗалык җитештергән продукция сыйфатын тагын да яхшырту, көндәшлеккә сәләтле итү кирәк", - диделәр чыгыш ясаучылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев