Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Үтермә!

Миңа һәрвакыт бер нәрсә сәер тоела. Борын заманнарда дүрт гасыр буена диярлек «Тәре походы» дигән нәрсә оештырганнар бит инде. Ул чорда туып өлгермәгәннәр өчен кыскача белешмә: христиан (католик) динен киңрәк җәелдерү өчен Рим папасы тарафыннан башка диндәге төрле илләргә һәм халыкларга карата оештырылган басып алу сугышларын шулай атыйлар. Ярый, кешелек...

Миңа һәрвакыт бер нәрсә сәер тоела. Борын заманнарда дүрт гасыр буена диярлек «Тәре походы» дигән нәрсә оештырганнар бит инде. Ул чорда туып өлгермәгәннәр өчен кыскача белешмә: христиан (католик) динен киңрәк җәелдерү өчен Рим папасы тарафыннан башка диндәге төрле илләргә һәм халыкларга карата оештырылган басып алу сугышларын шулай атыйлар. Ярый, кешелек тарихында кем кем белән генә сугышмаган инде. Ләкин миңа бер нәрсә сәер. Менә тәре йөртүчеләр, әйтик, мәҗүсиләрне басып ала, беркемне аямыйча, бөтен халыкны кырып сала, исән калганнарны чукындыра, бу дин искиткеч яхшы икәненә ышандыра һәм кулларына үзләренең Изге китабын тоттыра. Ә ул китапның беренче битендә үк болай дип язылган: «Үтермә!» Бу мәҗүси адәмнең гаиләсен, дус-ишләрен, туганнарын кылыч белән тураклаган теге дини кешеләр үзләре дә укый шул китапны. Аларныкында да: «Үтермә!» - дип язылган.


Сугышның коточкыч нәрсә икәнен исбатлап торасы юктыр инде. Җиңү китергәне дә бик кыйммәткә төшә әле аның. Җимерелгән ил, өзелгән гомерләр, ватылган язмышлар... Ләкин бик күпләр сугышның прогрессив күренеш икәнен алга сөрә, аның кешелеккә әйтеп бетергесез файдасы булуын ассызыклый. Фамилияләр атап тормыйм, ләкин алар арасында бабалары сугышта үлеп, әти-әниләре ятим үскән малайлар да җитәрлек. Гаҗәп инде. Дәлилләре дә кире кагарлык түгел. Берничәсенә тукталып узыйк әле.

Металлургия - сугыш кораллары ясауны камилләштерергә омтылу нәтиҗәсе. Әйтик, кылычны ныклырак, үткенрәк итәргә тырышудан корычны чыныктыру ысулларын уйлап тапканнар. Гомумән, сугыш өчен гел ныклы материал кирәк булган. Шул ук вакытта җиңел дә булсын. Шул рәвешле алюминий, титан кулланышка кергән.
Химия өлкәсе дә сугышлар нәтиҗәсендә алга китә. Күкерт уйлап табу үзе генә ни тора! Аның нигезендә утлы корал, шартлаткычлар пәйда була һәм шартлаулардан саклану өчен тагы да ныклырак материал кирәклеге ачыклана.

Хәтта шикәр чөгендере дә... Наполеон дөньяны яулап маташканда, Европага камыштан ясалган шикәр ташу шактый кими һәм аны чөгендердән алырга мәҗбүр булалар. Үз армиясен азык белән тәэмин итү өчен, Наполеон озак саклана торган ризыклар эзерләү буенча бәйге игълан итә. Нәтиҗәдә һәртөрле җимеш сутлары, консервалар, маринадланган яшелчәләр барлыкка килә. Джинсы, дубленка... Болары да хәрбиләрне кием белән тәэмин итү өчен уйлап табыла.
Сугыш корал, өс киеме, ризык кына таләп итеп калмый, тирә-якта яралылар да ыңгырашып ята. Үз солдатларың булгач, аларны бәреп үтереп булмый ич инде, нәрсәдер эшләтергә, ничектер дәваларга кирәк. Шул шартларда хирургия алга китә, төрле дарулар уйлап табыла. Гипс салу, наркоз, антисептик, тагын әллә нәрсәләр. Пенициллин үзе генә ни тора әле.

Иң беренче үзйөрешле техниканы 1769 елда француз хәрби инженеры Никола Жозеф Кюньо уйлап таба. Пар белән эшли торган бу арба машина һәм паровоз прототибы булып исәпләнә. Ә инженер үзе аны «Утлы арба» дип атый, чөнки ул артиллерия корылмаларын сөйрәп йөрер өчен тәгаенләнә.

Тизйөрешле катерлар да башта торпеда йөртү өчен тәгаенләнгән була. Ә су асты көймәсе... Монысы инде чын мәгънәсендә бары тик сугыш коралы буларак сафка кертелә. Шулай ук акваланг та Францияне басып алган гитлерчыларга каршы диверсияләр оештыру өчен уйлап табыла.
Сугыш вакытында элемтәдә тору - иң мөһим нәрсәләрнең берсе. Шуны камилләштерү җәһәтеннән рация, телефон кулланышка керә. Камилләшә барып, алар радио, кабельле телевидение, кесә телефоны дәрәҗәсенә җитә. Атом сугышы була калса, бомбалар белән төрле өлкәләрдән идарә итү мөмкинлеге тудыру өчен, АКШ Оборона министрлыгы заказы буенча ARPANET барлыкка килә. Бу исә бүгенге интернетка нигез салучы проект.

Шул рәвешле нанотехнологияләр, генетика һ.б. Өлкәләрне дә бик озак дәвам итәргә мөмкин булыр иде.
Әлбәттә, сугышның прогресска илтүен данлаучылар китергән бу мәгълүматлар белән бәхәсләшеп булмый. Факт бит барысы да. Аның психологик һәм фәлсәфи нигезе дә бар. Гадәттән тыш хәлдә, яшәү белән үлем арасында торганда, кешенең аңы да, физик эшчәнлеге дә көчлерәк була. Үзен тынычлыкта тойганда, ул йокларга, ял итәргә, юк-бар белән вакыт уздырырга һәм берни дә эшләмәскә мөмкин әле. Ә гомеренә куркыныч янаганда, бу хәлдән чыгу юлын эзли һәм бөтен күзәнәге шушы проблеманы хәл итү өчен эшли. Аның теләге дә, максаты да, фикер сөреше дә бер генә юнәлештә - ничек котылырга? Һәм бу халәт уңай нәтиҗәгә китерергә, проблеманы хәл итү юлын күрсәтергә мөмкин. Табигать тудырган фаҗигаләр, эпидемияләр яки сугыш вакытында миллионнарча кеше - гадәттән тыш хәлдә, миллионнарның аңы бер юнәлештә эшли. Шуның нәтиҗәсендә ниндидер ачышлар барлыкка килә. Икенче төрле әйтсәк, сугыш проблема тудыра, ә адәм акылы шул проблеманы хәл итү юлын эзли һәм таба. Проблема юк икән, аны хәл итү ихтыяҗы да юк.

Шулай да... Беренче компьютер да 1945 елда хәрби ихтыяҗдан - артиллерия коралларыннан ату төгәллеген исәпләү өчен барлыкка килгән дибез. Ләкин немец инженеры Конрад Цузе студент чагында ук хисаплау машинасы төзү турында уйлана башлый һәм бер елдан аның логик планын әзерли, ә тагын өч елдан аппарат үзе дә әзер була. Цузе моны беркемнең дә заказы буенча түгел, ә үзлегеннән эшли. Эшнең күп өлешен үз фатирында башкара. Һәм 1938 елда беренче компьютерны Берлин университеты профессорлары алдында эшләтеп күрсәтә. Ләкин икенче бөтендөнья сугышы башлана һәм Цузены армияга алалар... Фәнни эшчәнлеккә вакытлыча чик куела... Күренүенчә, бернинди хәрби ихтыяҗлар булмаса да, кешелек дөньясы компьютерсыз калмас иде.

Шуңа да мин югарыда телгә алынган ачышларны сугыш тудырган прогресс дип атарга бик ашыкмас идем. Бу бары тик хөкүмәтнең (теләсә кайсы хөкүмәтнең) хәрби өлкәгә аерым игътибар бирүеннән, аны иң өстен өлкә итеп күрүеннән генә килә. Иң булдыклы, иң талантлы кешеләрне хәрби өлкә өчен эшләргә мәҗбүр итү (җәлеп итү), әлбәттә, бер нәтиҗәсез кала алмый. Әгәр шул ук шәхесләрне шундый ук шартлар тудырып тыныч өлкә өчен, әйтик, рактан дәва уйлап табу өчен эшләтсәләр, бу да, һичшиксез, зур ачышларга китерер иде. Ләкин тыныч өлкәдәге эшчәнлеккә андый шартлар тудырылмый, чөнки бернинди яман чир дә, эпидемия дә хөкүмәт өчен дәүләтнең бәйсезлегеннән кыйммәтрәк түгел дип исәпләнелә. Һәм хәрби әзерлек өчен чыгымнар да, гадәттә, башка өлкәләрне (мәгариф, мәдәният, фән, сәламәтлек саклау һ.б.) кысу исәбенә каплатыла.

Ләкин хәрби өлкә ул (илнең нинди сәясәт алып баруына карамастан) - үтерүгә юнәлтелгән гамәл. Ну, син илемә басып кергәнсең икән, кулымны кысып, башымнан сыйпап китәр өчен килмәгәнсең бит инде. Югыйсә, әллә нинди бронекиемнәр киеп, авыр рюкзаклар күтәреп, автомат асып йөрмәс идең. Мин дә сине башыңнан сыйпар өчен көтеп тормыйм. Син үтерергә килгәнсең. Мин дә шуның өчен көтәм. Икенче төрле әйтсәк, югары цивилизацияле, бай мәдәниятле әйбәт кешеләр төзегән дәүләт үзенең бөтен куәтен адәм үтерү яки шуңа әзерләнү өчен сарыф итә. Ул туктаусыз рәвештә кеше үтерү ысулларын камилләштерә. Һәм шул юлда табылган ачышларны тыныч тормышта куллана алса, моны «прогресс» дип атый.

Һәрбер дәүләт шулай. Һәм һәркайсының төп законында кеше үтерүнең җинаять икәне күрсәтелгән. Һәр изге китапта диярлек «Үтермә!» дип язылган.


Марат КӘБИРОВ

http://www.shahrikazan.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев