Әтнә таңы

Террорчылык икътисади бөтенлеккә дә кул суза, дип саный полиция хезмәткәре

Ике ел элек үк Татарстан Республикасында террорчылыкны һәм экстремистлыкны профилактикалау буенча максатчан программа кабул ителгән иде. "Әтнә" эчке эшләр бүлегенең эшчәнлеге шушы программага нигезләнгән. Эчке эшләр бүлеге җитәкчесе урынбасары Илшат Баязитов белән әңгәмәбез әнә шул хакта.

Реклама

- Соңгы вакытта республикада террорчылык белән бәйле, игътибарга лаек шактый вакыйгалар булды дип беләм...
- Сүз дә юк, алар республика халкында, шул исәптән Әтнә районында яшәүчеләр арасында да урынлы курку хисе уяталар. Хәзер инде динара низаг тудырырга теләүчеләр генә түгел, икътисади бөтенлеккә кул сузарга теләүчеләр барлыгы да ачыкланды.
- Әтнә районында яшәүчеләр арасында да урынлы курку хисе тудыра дидегез. Моны ничек аңларга?
- Бар да гади - террорчылыкның милләте юк. Өстәвенә, ул күпмилләтлелеккә дә, икътисади яктан нык булуга да карамый. Бу күзлектән чыгып Әтнә районының Татарстан Республикасында яшәвен онытмыйк.
- Ә шулай да беләсе килә, бездә террорчылыкка яки экстремистлыкка мөнәсәбәте булган очраклар теркәлмәдеме?
- Шөкер, әлегә юк. Әмма республикадагы һәркемгә билгеле соңгы очракларга бәйле рәвештә, бездә дә хезмәтне көчәйтелгән шартларда алып бару режимы эшли. Ә республикадагы террорчылыкка яки экстремистлыкка мөнәсәбәтле соңгы очраклар турында сезнең газетада язылды.
- Димәк, Әтнәдә тыныч?..
- Аллага шөкер. Террорчылык һәм экстремистлык, күбесенчә, Кама аръягы зонасына хас. Әмма, кабатлап әйтәм: тынычланырга ярамый! Халыкның да уяу булуын сорыйбыз. Бердәмлектә - көч, диләр. Бергә булсак, җиңәрбез.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: