Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Теш протезларын кемгә бушлай куялар

Теш протезын бушлай куйдыртып буламы? Моның өчен кая мөрәҗәгать итәргә? Әлфирә Садыйкова, Казан. Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы белгечләре хәбәр иткәнчә, «Республикада халыкка адреслы социаль ярдәм күрсәтү» федераль законы нигезендә (№63, 2004 елның 8 декабреннән), 1941 елның 22 июненнән 1945 елның 9 маена кадәр кимендә алты ай тылда хезмәт иткән кешеләр,...

Теш протезын бушлай куйдыртып буламы? Моның өчен кая мөрәҗәгать итәргә?


Әлфирә Садыйкова, Казан.


Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы белгечләре хәбәр иткәнчә, «Республикада халыкка адреслы социаль ярдәм күрсәтү» федераль законы нигезендә (№63, 2004 елның 8 декабреннән), 1941 елның 22 июненнән 1945 елның 9 маена кадәр кимендә алты ай тылда хезмәт иткән кешеләр, реабилитацияләнгән гражданнар, сәяси репрессия корбаннары, картлык буенча пенсиягә чыккан Татарстанның дәүләт бүләге ияләре тешләренә бушлай протез куйдырта ала.
Һәр төр категориягә караган кешегә аерым ташламалар каралган. Бу кагыйдәләр «Татарстанда аерым төр гражданнарга теш протезы һәм ишетү җайланмасы куйдыру турында»гы республика Министрлар кабинеты карарында әйтелгән.

Татарстанда ташламага ия категорияле кешеләргә бушлай теш протезы куйдыру белән шөгыльләнгән медицина учреждениеләре исемлеге Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының рәсми сайтында (minzdrav.tatarstan.ru) күрсәтелгән. "Шәһри Казан"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев