“Әти дип әйтергә тилмереп...”
"Сагынганда алыр идем, сулышым белән тартып..." Сәхнәдән яңгыраган моңлы җырны ишетеп, залда утыручы күпләр күзләрендәге яшь тамчыларын сөртте. Бәрәскә авылы мәдәният йортында "Хәтер мәңгелек" исеме астында узган ветераннар советы рәисләренең семинары барышында мондый мизгелләр күп булды. Сугыш чоры балаларының видеопроектор аша әтиләрен сугышка озатканда кичергәннәрен искә алулары гына да ни...
"Сагынганда алыр идем, сулышым белән тартып..." Сәхнәдән яңгыраган моңлы җырны ишетеп, залда утыручы күпләр күзләрендәге яшь тамчыларын сөртте.
Бәрәскә авылы мәдәният йортында "Хәтер мәңгелек" исеме астында узган ветераннар советы рәисләренең семинары барышында мондый мизгелләр күп булды. Сугыш чоры балаларының видеопроектор аша әтиләрен сугышка озатканда кичергәннәрен искә алулары гына да ни тора. Ул чакта сабый булганнарның да бүген инде чәчләре көмешләнгән, йөзләрендә - тирән сырлар. Язмышка буйсынып, тормыш йөген җигелеп таручылар шул алар. Бүгенге муллыкка сөенеп яшиләр, биргәненә шөкер кылалар. Сугыш вакытларында кичергәннәрен тагын бер кат йөрәкләре аша үткәреп, ихластан кичерешләре белән уртаклашалар. " Гомер, "әти", диеп әйтергә тилмереп үтте", - дип сөйли Сания апа Гыйззатуллина. Фронтка китер алдыннан әтисе белән соңгы очрашуын да күңел түрендә кадерле ядкарь итеп саклый. Сугыш бетеп, ничә еллар узгач, әтисенең Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнүе турындагы хәбәрне алуы турында исә горурлык хисләре белән сөйләде ул. Хәбәрсез югалган дип исәпләнгән әтисенең һәлак булган көнен дә әнә шул көнне генә белгәннәр. Ә менә Раушания апа Хамидуллина сабый чагының иң үзәккә үткән ике мизгелен бик ачык хәтерли. "Әниемне ферма мөдире итеп куйдылар. Ул чактагы колхоз рәисенең әнине ачуланып "үзеңне төрмәгә тыгам, дүрт балаңны ачка үтерәм",- дип кычкыруы әле дә колагымда", - ди ул. Әтисе белән бергә хезмәт иткән солдатның кайтып, әтисенең ничек һәлак булуы турында сөйләве - кечкенә кызны тетрәндергән икенче хатирә. Өлкәннәрнең теләге бер - бүтән сугыш кабатланмасын, сабыйлар ятим калмасын. Семинарның төп максаты да әнә шул иде - яшь буында патриотик хисләр тәрбияләү, үткәннәрдән сабак алу. Өлкәннәр белән беррәттән укучы балаларның да биредә булуы шул хакта сөйли. Әлеге семинарның нәкъ менә Бәрәскәдә үтүенең дә үз сәбәбе бар. Җирлекнең ветераннар советы рәисе Сөембикә Садриева сүзләренә караганда, өч авылга 428 пенсионер исәпләнә биредә. Аларның һәрберсен түгәрәк даталары белән котлап, бүләкләр тапшыралар. Семинар барышында да Наил абый Хөсәеновны 75 яшьлек юбилее белән котлап, бүләк тапшырып киттеләр. Бу әлбәттә, җирле хакимиятнең өлкәннәр турында кайгыртучанлыгы, хөрмәте билгесе. Өлкәннәр үзләре дә бик актив биредә. "Сүнмәс йолдызлар" ансамбле оештырып җибәргәннәр, 12 кеше компьютер курсларында белем алган, кышын чаңгыда, җәен велосипедта йөриләр. Шул ук вакытта дини гыйлемгә өйрәнергә дә вакыт табалар. Район ветераннар советының тынгы белмәс җитәкчесе Мингазиз Зиннәтов оештырган бер чарадан да читтә калмыйлар. Дөрестән дә, мондый чаралар яшь буынны тәрбияләүдә зур әһәмияткә ия. Алар киләчәктә дә дәвам итәчәк.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
17 август 2022 - 17:1518 августка һава торышы һәм ай календаре 18 августка һава торышы һәм ай календаре.4500
-
17 август 2022 - 16:05Әтнә үзәк китапханәсе коллективы һәм иң актив китап укучылар музейда экскурсиядә булдылар 17 август көнне Әтнә үзәк китапханәсе коллективы һәм китапханәбезнең иң актив китап укучы яшүсмерләре Күлле Киме авылындагы Сибгат Хәким музеенда экскурсиядә булдылар.11001
-
17 август 2022 - 14:14Кофеның фигурага зыяны бармы? Кофе шактый калориялы эчемлек булырга мөмкин һәм фигурага тискәре йогынты ясый ала. Бу хакта диетолог-кардиолог Юлия Панова сөйләде.6000
-
17 август 2022 - 13:00Татарстанда балалар өчен конкурс игълан ителде Татарстанда балалар өчен конкурс игълан ителде: «В 1 класс с ГТО».5300
-
17 август 2022 - 12:15"Бишенче тапкыр вакцина ясатам!" Заһидуллин Радик һәм Галимуллин Рәмис Әтнә больницасында кабат вакцина ясаттылар.11200
-
17 август 2022 - 11:05Волонтеры АО «Транснефть – Прикамье» помогли в проведении фестиваля деревенской культуры в Удмуртской Республике Волонтеры Удмуртского РНУ АО «Транснефть – Прикамье» оказали помощь в проведении VI Межрегионального фестиваля деревенской культуры «ГуртFEST». Мероприятие состоялось в Архитектурно-этнографическом музее-заповеднике «Лудорвай» Удмуртской Республики.3900
-
17 август 2022 - 10:30Специалисты АО «Транснефть – Прикамье» завершили плановые работы на производственных объектах в трех регионах АО «Транснефть – Прикамье» завершило плановые работы на производственных объектах в Республике Татарстан, Пермском крае и Самарской области. Цель – обеспечение бесперебойного функционирования инфраструктуры предприятия.3700
-
17 август 2022 - 09:20"Яшь велосипедчы" Дусым мәдәният йортында "Яшь велосипедчы" дип исемләнгән спорт уены узды.7900
-
16 август 2022 - 17:18Помидор маринадлау өчен берничә җиңел рецепт Бакчада помидорлар өлгерә башлады. Димәк, тозлы-әчкелтем ризыклар яратучылар өчен «урак өсте» җитте, дигән сүз. Помидор маринадлау буенча җиңел генә ике рецепт тәкъдим итәм.18400
-
16 август 2022 - 15:30"Бакчам тулы чәчәк-гөлләр!" бәйгесе дәвам итә "Әтнә таңы" газетасы редакциясе "Бакчам тулы чәчәк-гөлләр!" дип исемләнгән бәйге игълан иткән иде.11901
-
16 август 2022 - 14:27Татарстанда тагын 97 кеше коронавирус йоктырган Татарстанда соңгы тәүлек эчендә тагын 97 кешедә ковид ачыкланган.9500
-
8 август 2022 - 10:11Ислам Шакиров, Иске Өҗем авылы
-
29 июль 2022 - 08:31Олы Әтнәдә чүп контейнерлары урнаштыралар
-
12 август 2022 - 08:03Новости «Агрополии»: добавили сервис просмотра «Паспортизация полей» ИС АПК РТ «Агрополия» – единая цифровая экосистема, собирающая данные с хозяйств, районов, информационных систем регионального и федерального уровней.22200
-
10 август 2022 - 08:19Татарстанда миллион тоннага якын ашлык җыеп алынган Татарстанда миллион тоннага якын ашлык җыеп алынган, барлык мәйданның 16 проценты суктырылган. Бу хакта Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.20700
-
17 август 2022 - 15:21Почта бүлекчәсе ремонттан соң ачылаӘненең почта бүлегендә 14 апрельдән бирле ремонт эшләре барды.9200
-
12 август 2022 - 09:54Мөгезле эре терлек тиреләре кабул итәбез Телефон 89534083730,896255929346400
-
15 август 2022 - 10:59«Алга» һәм «Тимер» батальоннары хәрбиләренә бер тапкыр 360 мең сум түләнәчәк Хәрби хезмәткәрләргә бер тапкыр бирелә торган акча федераль түләүләргә өстәмә рәвештә түләнә.103600
-
16 август 2022 - 09:06Барыбер эләктергәннәр Ключи Сап авылында Лада Приора машинасын эвакуатор штраф стоянкага алып киткән.53501
-
15 август 2022 - 11:05Биш машина йөртүче штрафларны вакытында түләмәгән Әтнәдә эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре белән берлектә оештырылган рейдлар дәвам итә.42001
-
15 август 2022 - 14:10Әтнәдә Африка чумасы аркасында карантин кертелгән Бу хакта ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе сайтында хәбәр ителә.39600
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Әтнә таңы
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77-73818 от 12 октября 2018 года.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Мухамедзянова Гульнар Равилевна
Адрес редакции: 422750, Республика Татарстан, с. Большая Атня, ул. Советская, д.37
Телефон редакции: 8 (84369) 2-11-33; 2-11-34; 2-11-32.
Для сообщений о фактах коррупции atnatani@maiil.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика