Әтнә таңы

Равил Садриевнең “Әти кадере”н сәхнәгә кайтарыйк!

Балтач мәдәният йортында мәрхүм хәбәрчебезнең “Әти кадере” пьесасын сәхнәгә куйдылар. 43 яшендә вафат булган Равил Мөхтәр улының якты истәлеген хөрмәтләгән әлеге коллективның чыгышын карамыйча кала алмадык.

Кырыс вакыт белән бергә чапкан мәлебез. Тизлек үзенекен итә, адәм баласының да кыйммәте югала барган заманда гомер итәбез. Бала да, ата- ана да, яшәеш тә элекке түгел. Үзебез дә аңламастан үзгәрәбез.

   Кайда анда үлгәннәрне искә алу. Бик якын кешең, үзәгең өзелгәнең булмаса, барын да оныта барып, бүгенге көн ташкурчакларына әйләнеп беттек. Алай ярамаганын да беләбез үзе.Тик ниндидер өстен көч бездән көчлерәк күк. Менә шулай яшәп, чабыш атыдай чапканда сөрлегеп, аңга да китерә Аллаһы Тәгалә. Җитте сезгә, дигән кебек, чынбарлыкка кайтара торган вакыйгалар да булып ала. Менә шундый көтелмәгән очрак Балтачка китерде. Айнытты. Үткәнгә, Равилле чакка кайтарды. Әллә хәбәрчебез булган Равил Мөхтәр улы үзе китердеме икән?!

Сулкылдап еларга күп кирәкми. Бер җылы сүз, бик кадерле, хөрмәтле кешеңне янәшәдә тою да җитә икән. Равил Садриевның хатыны Алия Садриева, апасы Айсылу Галимуллина белән Балтачтан ничек Әтнәгә кайтканыбызны да белми калдык. Чөнки юл буе сүзебез Равил турында булды. Нигә Әтнәдә түгел бу, ничә театр коллективы бар, “Әти кадере”н без күтәрергә тиеш түгел идекме? Менә шул уйлар әле дә тынгы бирми.
      Балтач районының Норма урта мәктәбе коллективы Россиядә - Театр елын, Бөек Җиңүнең 75 еллыгын, ТАССРның 100 еллыгын билгеләп үтү максатыннан, бер әсәрне сәхнәләштермәкче була.
- Күп эзләдек, бик күп язучыларның пьесаларын укып чыктык. Кайсында мәхәббәт өлкәсе артык тирән, кайсында укытучы белән балаларны сәхнәгә чыгара торган түгел. Кайсының теле истә калмый. Аның бит әле әдәбе, әхлагы да бик кирәк. Таба алмый интеккәч, Алия Садриева белән дә сөйләшеп алдык, бергә укыдык, татар теле, әдәбияты да укыта, бәлки без белмәгән берәр әсәр табылмасмы янәсе. "Безнең Равилнең язган бер пьесасы бар инде, ул ярамасмы икән?", дип әйтеп куйды бер. Пьеса эзләп аргач, Алиянең хәлен белергә Күәм авылына кайттык. Мин - Күәм килене, Айрат - Күәм авылы егете. Равил белән бик дуслар иде. Мәктәп директоры булып эшләгәндә Айратны үзенә эшкә дә алды Равил. Барып кердек, сөйләшеп утырганда, "Әти кадере" пьесасының электрон вариантын ышанып тапшырды безгә Алия. "Укып карагыз, коллективыгыз ни әйтер?" - дип озатып калды. Укыдык. Барыбыз да ошаттык. Эчтәлеге дә, теле дә, әдәбе дә безне күздә тотып язылган. Укытучы язган шул. Тарих укытучысы. Тотынып карыйк дип, әсәр өстендә эшли башладык. Кереп киттек, чыга алмыйбыз хәзер. Башта үзебезнең Норма авылында куйдык. Халык яратып кабул итте. "Хатын-кызлар елар инде, мин дә түзә алмадым, башыннан ахырына кадәр елап утырдым. Сугышның, ул елларның бар фаҗигасен шулкадәр тирәнлек белән ача алган Равил...", дип бәяләде ирем Айрат та. Ул бик сирәк күз яшен күрсәтә. Ә Равил Мөхтәр улы барыбызны да елатты. Без бу әсәрне яраттык. Тамашачылар да яратты. Куюыбызны сорый башладылар. Тәвәккәлләп, Балтач мәдәният йортында куярга булдык, - дип каршы алды безне Норма мәктәбенең директоры, Күәм авылының Назирә апа белән Мансур абыйның килене Ләйсән Гатауллина.


     Бардык, таныштык, тамаша залының зурлыгын күргәч, карарга килсәләр генә ярар иде, дип бер “ах” иттек. Килмәсәләр ни хәл итәрсең. Спектакль башлангач, "Уйный гына алсалар ярар иде", дип, Аллаһы Тәгаләдән тагын бер сорадык.
      Искиткеч оста уен күрсәттеләр балтачлар, башлануы, тәмамлануы, рольгә керү осталыгы, күз яшен тыя алмаган тамашачы, тулы зал... һәм без, күз яшьләре аша балтачларга рәхмәт сүзләрен җиткергән әтнәләр.
Равилнең хатыны Алия Садриевага тирән хөрмәт белән бер кочак чәчкә дә бүләк итте алар, Равилне зурладылар, Әтнәне зурладылар. Күңел дөньясы бай булган халык кына эшли ала моны.

Укытучы гаиләсенең фаҗигасен, укытучы язган әсәрне укытучыларның сәхнәгә куярга алынуына шатланды күңел... Без яраттык  балтачларны!

     Туасы баласын да күрми дөньядан киткән Равилне бер мизгелгә генә янәшәбезгә кайтарганнары өчен, аларга рәхмәт укыдык. Без ул көнне чынлап та Равилне янәшәбездә итеп тойдык. Елмаеп торган йөзе озатып йөрде. Рухы шатлангандыр. 
      Балтачтан кайтканнан бирле уйлар тынгы бирми. Бөек Җиңүнең 60 еллыгына чынбарлыктан алып язылган өзек, Бөек Җиңүнең 65 еллыгына үзе укучылары белән уйнар өчен тәмамланган әсәр, Бөек Җиңүнең 75 еллыгына ник Әтнә сәхнәсенә менмәскә тиеш әле?!

Күәм авылында яшәүче хезмәт ветераны Хәкимҗан абый Фәттаховның язмышы, гомер буе кимсенеп, "Мин сатлыкҗан баласы түгел...", дип ачынып яшәве, күргәннәре язылган бит анда.

Театр коллективлары игътибар итсен иде “Әти кадере”нә. Электрон варианты Равилнең хатыны Алия Садриевада бар.

Исемен дә мәңгеләштерү турында уйланасы иде. Монысын Күәм урта мәктәбе коллективы эшли ала. Фән конференцияләрен аңа багышлап үткәреп булыр иде. Әтнә тарихын барлау өчен дә, Күәм мәктәбенең, Әтнәнең  дәрәҗәсен күтәрү өчен дә  аз тырышмады Равил Мөхтәр улы Садриев.

Кайтарыйк әле Равилнең исемен үзебез дә! Кеше икәнлегебезне күрсәтик әле!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: