Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әти кеше ишегалдында эшләгәндә сабый кызының битен бензин пычкысы белән яралаган

Пычкы тавышы аркасында, ир-ат 1 яшь 10 айлык сабыйның йөгереп килгәнен абайламый калган.

Бурятиядә ике яше дә тулмаган сабый кыз баланың йөзен бензин пычкысы белән яралаганнар. Әти кеше арттан кызы килгәнен абайламыйча калган. Ул баласына таба борылганда пычкы чылбыры эшләп тора һәм сабый җитди яралана. Табиблар баланың күзен саклап калу җаен тапкан.

Фаҗига булган көнне 1 яшь 10 айлык кыз әнисе белән урамга чыга. Бу вакытта әти кеше ишегалдында бензин пычкысы белән эшләп йөри. Ул пычкы тавышы аркасында, хатыны белән баласы чыкканын да ишетми кала.

Бала исә баскычтан төшә дә әтисе янына чаба. Ул әтисенең артыннан килә. Шул вакытта әти кеше борыла, ә пычкы эшләп тора. Шулай итеп баланың йөзе яралана. Әти белән әни кеше тиз арада машинага утырып, баланы хастаханәгә алып китәләр.

Улан-Удэ шәһәре табиблары баланың күз алмасын саклап калу җаен таба. Дүрт табиб берьюлы эшләп, кызның маңгаенда, күз кабагында, бит алмаларында, муенында яраларны тегәләр. Аллар миллиметрлап эшләп, ике сәгать дәвамында операция ясыйлар, диелә бу хәбәрдә. 

Чыганак : https://intertat.tatar/news/incident/15-10-2020/ti-keshe-ishegaldynda-eshl-g-nd-sabyy-kyzyny-biten-benzin-pychkysy-bel-n-yaralagan-5777867

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев