Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әти-әнине аңлый башладык

Редакциядән: "Әти-әнине аңлый башладык" Балаңның хәтере калганга борчылма- аңлашыр вакытың күп. Әти-әниең рәнҗемәсен, аларның күп калмаган..." дип яза Шәүкәт Галиев. Уйландырамы? Ничек кенә әле. Йөрәгегездә йөрткән, күңелегезгә "авыр таш" булып утырган гыйбрәтле хәлләргә тарыганыгыз юкмы? Булса, кулыгызга каләм алыгыз. "Йөрәгеңә җыйма! рубрикасы "Сезнең өчен". Гыйбрәтле, файдалы, әниләр турында язылган язмалар...

Редакциядән:

"Әти-әнине аңлый башладык"
Балаңның хәтере калганга борчылма- аңлашыр вакытың күп. Әти-әниең рәнҗемәсен, аларның күп калмаган..." дип яза Шәүкәт Галиев. Уйландырамы? Ничек кенә әле. Йөрәгегездә йөрткән, күңелегезгә "авыр таш" булып утырган гыйбрәтле хәлләргә тарыганыгыз юкмы? Булса, кулыгызга каләм алыгыз. "Йөрәгеңә җыйма! рубрикасы "Сезнең өчен". Гыйбрәтле, файдалы, әниләр турында язылган язмалар көтәбез. Исемегез урынына псевдоним куллансагыз да була. Ачык төркемгә дә урнаштыра аласыз, редакциягә дә юлларга мөмкин. Ничек уңайлы...

Әнием, олы яшьтә булса да, күзлек киеп, газеталар укырга ярата. "Әни, синең турында газетага язам әле", - дигән идем, " Язма, кыызым, элек эшләмәгән, шуңа күрә сәламәт ул диярләр",- диде. Элек эшләмәгән кеше булмагандыр дип уйлыйм мин. Әни күргәннәр, ул башкарган хезмәтләр роман язарлык. Әдәби әсәрләр дә кеше тормышыннан алып языла бит.

Әнием Ясминур Галәветдинова Лаешка урман кисәргә дә барган, Магнитогорскига да җибәргәннәр аны, төрмәгә дә утыртканнар... сугыш беткәч, ул яудан яраланып кайткан егеткә кияүгә чыккан. Әбием ( әтинең әнисе) усаллык белән дан тоткан, балаларын өеннән куып чыгара торган булган: язын чыгарып җибәргән, көз көне кабат чакырып кайтарган. Шулай итеп, әти-әнием кемнәрнеңдер мунча кадәрле генә өйләренә биш-алты тапкыр чыгып яшәгәннәр. Бик тырыш әнием көненә бер шәл читен бәйләп бетерә торган булган. Минем белән авырлы чакта, ашатырга таба алмагач, абыемны ( ул да кечкенә булган әле) имезгән. "Нигә имезәсең, карыныңдагы балаң гарип булып туа бит?!" - дигәннәр аңа күрше апалар. Аллага шөкер, сау-сәламәт туганмын.

Әни мунчада чабынырга ярата, кызу булмаса керми дә: Тән котыртып йөрмим әле",- ди. Чабынган кеше сәламәт була, диләр бит. 85 яшенә җитеп, әнинең сырхауханәгә барганын хәтерләмибез. Хәер... әни суыкта өстенә калын кияргә яратмый. Бервакыт көз көне бер кат күлмәктән ишегалдына чыгып бәрәңге әрчегән. Урам як капка да, артка чыга торган капка да ачык булып, әни үтәли җилдә утырган, шунда бик нык салкын бәргән үзенә. Авылга барсам, әни утырып та тора алмый, авыртуына чыдый алмыйча идәндә тәгәрәп йөри. Мин гаиләм белән Арча районында яшим, әни - Әтнә районында. Нишләп Әтнә сырхауханәсенә бармаганыбызны хәтерләмим инде. Әле ярый өйдә машина бар, абый белән Арчага - мин яши торган авылга - Яңа Кенәргә бардык - табиб белән сөйләшергә. Табибыбыз "Алып килегез", дигәч, авылга кабат кайтып, әнине алып килдек. Әни юлда ( ә юл бик әшәке) авыртуына чыдый алмыйча нык газапланды: "Балалар, үләм мин",- дип котыбызны алды. Больницада әнигә система куйдылар, мин дә аның янында төн кундым. Арча кешесе булмагач, әнине сырхауханәдә бер көннән артык тота алмыйлар иде. Табибыбыз дарулар, уколлар язып бирде дә, әнине безнең өйгә алып кайттык. Мин ул вакытта интернат мәктәптә тәрбияче ярдәмчесе булып эшли идем. Әнине өйдә кызым белән калдырдым да, үзем төнге сменага балалар янына эшкә киттем. Газ керә, дигәч, без өйдәге зур мичне сүтеп, кечкенә генә плитә куеп, мич чыгарган, ә мич эченэ "горелка" тыгып куйган идек.Мин эшкэ чыгып киткәч, әни мин хайван караганда кия торган куртканы плитә өстенә җәеп салган да, плитә өстенә менеп, аркасын кирпечкә сөяп яткан. Ә аста газ янып тора! Ничек пешеп үлмәгәндер, мич җылысына изрәп йоклап киткән. Шул җылы мичнең файдасы тиде, әнинең авыруын "ялап алды". Әни, табиб язган уколларны кадатып бетермичә, "Картымны сагындым" дип, авылга кайтып китте.

Шуны да языйм инде, әни 85 яшенә кадәр кул белән сыер сауды. Җитмәсә, сыерлары тибә, мин ул мал янына керергә дә курка идем. Былтыр сыерны саттылар, әни аннан аерылуны бик авыр кичерде.

Әнием хәзерге вакытта районыбызның Кышлау авылында Зөфәр абыем белән гомер кичерә. Безне сөендереп, мунчаларда чабынып, саулыкка кинәнеп, яшәсен дә яшәсен иде әле ул.

.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев