Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтиебез исән-сау кайтты анысы...

Әрнү Бөек Җиңү көне якынлаша, исән кешегә ел саен бәйрәм. Тормышыбыз матур, яшәве рәхәт. Ләкин без, сугыш чоры балаларының күңелләре гел әрнүле. Бер дә истән чыкмый. Әтиебез сугыштан исән-сау кайтты анысы, ядрә белән тишкәләнеп беткән кабыргалары, беләгендәге яралары... Тормышлар никадәр авыр булса да, без, 7 бала, исән-сау үстек, беребез дә...

Әрнү

Бөек Җиңү көне якынлаша, исән кешегә ел саен бәйрәм. Тормышыбыз матур, яшәве рәхәт. Ләкин без, сугыш чоры балаларының күңелләре гел әрнүле.

Бер дә истән чыкмый. Әтиебез сугыштан исән-сау кайтты анысы, ядрә белән тишкәләнеп беткән кабыргалары, беләгендәге яралары... Тормышлар никадәр авыр булса да, без, 7 бала, исән-сау үстек, беребез дә авырып үлмәде, Аллага шөкер. Ул вакытта колхозда бушка, хезмәт көненә эшлисе, икмәкне граммлап кына бирәләр. Ә хөкүмәткә түләүләр исәпсез. Терлек асраган кешегә һәр хуҗалыкка 40 кило ит, сыер мае, йомырка, бурыч кәгазьләре, шуның өстенә салым, заем түләүләре килеп төшә иде. Бер тиен акчасыз ул бурычларны ничек түләргә кирәк, ярый әле аягына баскан һәр бала 6-7 яшеннән шәл бәйләргә өйрәнеп, шуның белән көн күрдек. Әле аның мамыгын, куша торган җебен Казаннан апай алып кайта, шулардан күпме генә акча калгандыр ашарга-эчәргә, кием-салымын әйткән дә юк. Әле зур сумка күтәреп өйдән-өйгә кереп акча җыялар... Шул вакытларны уйлап, бер дә рәхәт күрмичә үлеп киткән әниемне, әтиемне, вакытсыз вафат булган абыемны, апаемны, энемне, ике сеңелемне, ирем белән улымны сагынып елап утырам. Ирексездән шигырь юллары искә төшә:

Рәнҗеттекме әллә берәр кемне?

Төште мәллә безгә каргышлар.

Бу дөньяда нигә шундый ачы,

Ачы булды безнең язмышлар...

Сөйләшеп эчемне бушатырга бер туганнарым да юк. Ходаем, сабырлыклар бир. Балаларыма, оныкларыма, оныкчыкларыма исәнлек бир. Елларга тынычлык бир, сугыш афәтләре, ачлыклар күрсәтмә. Исәннәребезгә киләсе елларны да күрергә насыйп булсын! Амиин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев