Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтием Тукай белән очрашкан

Онытылмый Әтием Тукай белән очрашкан Апрель ае - Тукай ае, дибез. Шушы айда туган, шушы айда үлгән, кыска гомерле булган, ай бик кыска гомерле булган. Гомерем буе Тукайны уйлап, аның язмышын онытмый, шигырьләрен укып яшәдем. Чөнки бик якын булып йөрәккә кергән, хатирәләре бик якты. Мәктәптә укыганда Габдулла Тукайның "Исемдә калганнар"ын...

Онытылмый

Әтием Тукай белән очрашкан

Апрель ае - Тукай ае, дибез. Шушы айда туган, шушы айда үлгән, кыска гомерле булган, ай бик кыска гомерле булган. Гомерем буе Тукайны уйлап, аның язмышын онытмый, шигырьләрен укып яшәдем. Чөнки бик якын булып йөрәккә кергән, хатирәләре бик якты.

Мәктәптә укыганда Габдулла Тукайның "Исемдә калганнар"ын укып утырганда әтием Гарифҗан Сибгатуллин (1885 елгы) безгә "Мин Тукайның үзем күрдем. Кабат каралырга барганда Габдулла Тукай да каралырга кайткан иде. Без бик кызыксынып аны карадык. Ябык кына, чибәр генә, кечкенә генә буйлы иде ул...",- дип сөйли иде әти. Сөйләшкәннәрдерме юкмы, анысын хәтерләмим. Бәлки аралашканнардыр да. Яшүсмерләр гадәттә бер-берсе белән аралашалар бит.

Мин үзем олы яшьтә, миңа инде 85 яшь. Менә шушы очрашуны ничә ел газета укучыларга җиткерә алмый тилмерәм. Тукай Олы Әтнәдә бер генә түгел, ике кайткан. Минем әтием дә Тукай кебек авырту булган. Алар бер тирә тикшерелгәннәр. Урыны оҗмахта булсын. Әйбәт булгандыр, тикмәгә генә ничә еллардан соң да олыламаслар иде.

Наилә ГӘРӘЕВА,

Яңа Шашы авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев