Әтнә таңы

Әтиемне мин хәтерләмим

Хәтер сәйләне Тиздән Бөек Җиңүгә 69 ел тула. Ватаныбызның азатлыгы өчен совет халкы фронтта һәм тылда үз-үзләрен аямаганнар. Шуларның берсе- минем әтием Һади Хәмитов. Орудия командиры буларак, ул өч елдан артык батырларча сугышкан. Сталинградтан Польшага кадәр дошманны куган һәм сугыш бетәргә өч кенә ай кала һәлак булган. Әтинең сугыштан язган...

Реклама

Хәтер сәйләне
Тиздән Бөек Җиңүгә 69 ел тула. Ватаныбызның азатлыгы өчен совет халкы фронтта һәм тылда үз-үзләрен аямаганнар. Шуларның берсе- минем әтием Һади Хәмитов.
Орудия командиры буларак, ул өч елдан артык батырларча сугышкан. Сталинградтан Польшага кадәр дошманны куган һәм сугыш бетәргә өч кенә ай кала һәлак булган. Әтинең сугыштан язган хатлары шактый сакланган. Аларны абыем белән чираттан укый-укый кассетага яздырып куйдык. Ул хатларны тыныч кына тыңлап булмый. Аларда җиңүебезгә ышаныч, сугыштан соң иптәше, балалары белән шатланып яшәү турында хыяллар. Балаларын бер күрүгә тилмереп яшәве, өзелеп сагынуы, күз яшьләре белән язылган хатлар. Сугыш эпизодларын сурәтләп бастырган газеталарны да җибәргәләгән. Берсендә болай язылган: "Артиллерия налетыннан соң, сугышчылар дошманның ут позицияләренә омтылдылар. Һөҗүм итүчеләрнең алгы сафында орудие командиры Хәмитов. Дошманның ут позициясенә бәреп керүгә, ул төзек пушка күрә. Хәмитов дошман пушкасын борып, фашистларга ут ачты. Тәҗрибәле артиллерист төз һәм тиз атты. Сугышчан тапкырлыгы һәм кыюлыгы өчен, орудие командиры Хәмитов "Батырлык өчен" медале белән бүләкләнде."
1942 елда Сталинград янында барган сугышлардан бер эпизод турында икенче газетада шундый юллар бар. "Немецлар безнең оборонага бәреп керделәр. Гвардия капитаны Ларионов артиллеристлары тиз генә ике орудиене туры атуга көйләп куйдылар. Гвардия лейтенанты Иванов взводы бердәм һәм тиз эшләде. Алар уңайлы, яхшы күренмәле позицияне сайлап алдылар. Команда яңгырады:
- По танкам, бронебойным. Прицел 20! Огонь!
Ике ату яңгырады. Һәм фашистлар танкы яна башлады. Снарядлар командир Хәмитов орудиесеннән җибәрелгән иде. Дошманның икенче машинасы командир Елисеев орудиесенең төз атуыннан яна башлады. Гитлерчыларның калган өч танкысы, ут та ача алмыйча, кире борылдылар.
Гвардеец-артиллеристлар дошманнарны шулай кыйныйлар! Командир Хәмитов орудиесе исәбендә дошманның яндырылган өч танкысы һәм бронетранспортеры".
Өченче газетада командиры әтием булган орудие расчетының соңгы сугышларда дошманның 4 танкысын яндыруы, әтиемнең "Дан" ордены белән бүләкләнүе турында язылган. Ул батыр сугышкан, коммунист буларак алгы сафларда барган. Ә бит ул иң тыныч һөнәр иясе - укытучы булган.
Аның тормышы миллионлаган кешеләрнең тормышы, көрәшнең бер мисалы. Ул Күлле Киме авылының ярлы крестьян гаиләсендә туган, һәрвакыт белемгә омтылган. Хезмәт юлын Күлле Киме авыл советы секретаре булып башлаган, ике еллык укытучылар хәзерләү курслары тәмамлаганнан соң, 1927-1932 елларда Казак Үртәме башлангыч мәктәбенең, аннан соңгы елларда Түбән Көек, Бәрәзә, Ары мәктәпләре директоры, 1935-1939 елларда Олы Әтнә комсомол райкомының пионер бүлеге мөдире. Шул ук елларда әтием, район һәм республика газеталарының актив хәбәрчесе буларак та, яңа тормыш өчен зур көрәш алып барган. Ул эшләгәндә Олы Бәрәзә һәм Түбән Көек мәктәп биналары салынган. Ә хәзер заманча яңа матур биналар калкып чыкты.
Әтиемне мин хәтерләмим. Ул сугышка киткәндә миңа 2 яшь кенә булган. Ләкин аның истәлеге безгә - аның балаларына изге, тормышы безнең өчен даими үрнәк булды. Әниебез гомер буе аның якты истәлегенә турылыклы булып, кайгыга бирешмичә, үз-үзен аямыйча эшләде, безне үстерде, тәрбияләде, өчебез дә югары белем алдык. Олы абыем инженер, Ленар абыем - физика-математика фәннәре кандидаты, доцент. Тик алар исән түгелләр инде. Үзем дә 30 ел Бәрәскә урта мәктәбендә укытучы булып эшләдем. Иптәшем белән өч егет үстереп олы тормыш юлына озаттык. Тырышып укыдылар, югары белем алдылар. Хәзер намус белән хезмәт итәләр, балалар үстерәләр.
Кабат сугыш хәсрәтләрен күрергә язмасын, балалар ятим үсмәсеннәр иде.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: