Әтиемне төштә күрдем – “Әтнә таңы”
Әтиемне төштә күрдем: Кара төндә ак күлмәктән каршы килә. Ә мин торам баткаклыкта чыгалмыйча, артка юл юк, алда - текә... Әткәй килеп кулын сузды, Үзе кырыс, сүзе кыска: "Тайпылма, - ди,- туры юлдан, Булма һаман оста". Тартып алды, юл күрсәтте... Тауга менәм... Җиңел түгел үрләүләре кыя буйлап. Аста -мәхшәр, җанда...
Әтиемне төштә күрдем:
Кара төндә ак күлмәктән
каршы килә. Ә мин торам
баткаклыкта чыгалмыйча,
артка юл юк, алда - текә...
Әткәй килеп кулын сузды,
Үзе кырыс, сүзе кыска:
"Тайпылма, - ди,- туры юлдан,
Булма һаман оста".
Тартып алды, юл күрсәтте...
Тауга менәм...
Җиңел түгел үрләүләре
кыя буйлап.
Аста -мәхшәр, җанда курку:
Куырылам...
Хәзер очам... бетә бар да...
Шул чагында әткәй этә
үргә таба.
Менеп җиттем:
Күкләр зәңгәр, иркен сулыш...
Төш өзелде...өнгә күчтем,
күземдә - яшь.
Әткәм вафат күптән...
Очрашмасак бүген төштә,
нишләр идем баткаклыкта?
Ә ул минем хәлне аңлап
Һаман әле каршы килә.
Әткәй алып менде бүген
тагын үргә!
Һаман әле кулын суза...
Сүрия МИНГАТИНА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев