Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Тикшерү комитеты вегетарианнар гаиләсендә баланың ябыгу сәбәбен ачыклый

Бер яшьлек кызның әти-әнисе - вегетарианнар, бу баланың сәламәтлегенә һәм туклануына йогынты ясарга мөмкин. (Казан, 7 август, «Татар-информ»). Россия Тикшерү комитеты Екатеринбургтагы вегетарианнар гаиләсендә бер яшьлек баланың ябыгу сәбәбен ачыклый башлады. Бу хакта төбәк Тикшерү комитеты хәбәр итә, дип яза "Известия". "Россия тикшерү комитетының Свердловск өлкәсе Екатеринбург шәһәрендәге Чкаловский районы...

Бер яшьлек кызның әти-әнисе - вегетарианнар, бу баланың сәламәтлегенә һәм туклануына йогынты ясарга мөмкин.

(Казан, 7 август, «Татар-информ»). Россия Тикшерү комитеты Екатеринбургтагы вегетарианнар гаиләсендә бер яшьлек баланың ябыгу сәбәбен ачыклый башлады. Бу хакта төбәк Тикшерү комитеты хәбәр итә, дип яза "Известия".

"Россия тикшерү комитетының Свердловск өлкәсе Екатеринбург шәһәрендәге Чкаловский районы буенча тикшерү бүлеге хастәханәгә ябыккан һәм хәлсезсезләнгән бала эләгү очрагы буенча тикшерү эшен башлап җибәрде. Беренчел мәгълүматларга караганда, Екатеринбург хастаханәләренең берсенә бик ябыккан, шешенгән һәм хәлсезләнгән бер яшьлек кыз бала китерелә", - диелә хәбәрдә.

Хәзерге вакытта балага барлык кирәкле медицина ярдәме күрсәтелә. Тикшерүчеләр сабыйның сәламәтлеге начараюга китергән сәбәпләрне ачыклый. Шулай ук бала яшәгән гаиләдәге тормыш шартлары да карала.

Кызның әти-әнисе - вегетарианнар, бу хәл баланың сәламәтлегенә һәм туклануына йогынты ясарга мөмкин, диелә.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев