Әтнә таңы

Тирәбездә шәфкатьле кешеләр

Шәфкатьлелек айлыгы мәктәбебездә һәр ел саен ярминкә белән башланып китә.

Реклама

Ярминкә турында авылдашларыбызга алдан ук хәбәр салабыз. Бу көнне мәктәбебез бәйрәм төсен ала. Түземсезләнеп дәресләр бетүен көтәбез. Кыңгырау шалтырауга, малайлар, алып килгән әйберләребезне сатар өчен, урын алып калырга һәм өстәл тезәргә йөгерәләр, ә без, кызлар, товарларыбызга бәя куябыз, сатабыз. Ярминкә уздыру барыбыз өчен дә файдалы. Беренчедән, бу көнне без сатучы булып карыйбыз, бу пофессия белән бәйле кайбер нечкәлекләр белән танышабыз. Икенчедән, республика күләмендә уздырыла торган мондый игелекле чарага үз өлешебезне кертәбез. Әле өченче ягы да бар: ярминкәдән кергән табышның бер өлешен сыйныфыбызга кирәк-ярак алу өчен тотабыз. Ярминкәне оештыруда әти-әниләребез дә бик булыша. Алар ярдәме белән әзерләнгән продукцияне сатарга да кирәк бит әле. Сатып алучыларның күбесе әниләребез һәм укытучыларыбыз булса да, ярминкәбезнең даими сатып алучылары да булу безне бик куандыра. Менә бу юлы да, һәрвакыттагыча, авылдашларыбыз Рилә апа белән Ләлә апа килде. Бу апалар безнең янга да килсеннәр иде дип кызыгып карап торам. Килмиләрме соң! Махсус күзәттем: игелекле бу апалар, һәр сыйныф укучылары янында тукталып, һәрбер класстан нәрсә дә булса сатып алдылар. Белеп торабыз: аларга без тәкъдим иткән товар кирәк тә түгел. Безнең күңелне күрү һәм әйберләребез сатылып бетсен өчен тырышалар. Юсипова Рилә апа - шәфкатьлелек декадасының аеруча актив катнашучысы. Ярдәмгә мохтаҗ балаларга быел да күчтәнәч һәм ике мең сум акча алып килгән. Мәдхия әби, Җәүһәрия апа, Наилә апа Гатауллина (кызганычка каршы, бүгенгесе көндә ул арабызда юк) шундыйларның берничәсе генә. Үзләре бәйләгән носкилары белән балаларның аякларын гына түгел, ә аларның күңелләрен дә җылыталар.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: