Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Тирән фикерләр әйтә торган җитди рольләр уйныйсым килә – Равил Шәрәфиев

Казанда Малый театр артистларын Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Равил Шәрәфиев сәламләде. (Казан, 14 сентябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). "Театр алдында зур бурычлар тора. Аның максаты кешенең күңелен күрү генә түгел, ә тәрбияләү дә. Без кайчакта моны онытып җибәрәбез һәм кирәкмәгән эш белән дә шөгыльләнәбез", - диде бүген Малый театр гастрольләре...

Казанда Малый театр артистларын Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Равил Шәрәфиев сәламләде.

(Казан, 14 сентябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). "Театр алдында зур бурычлар тора. Аның максаты кешенең күңелен күрү генә түгел, ә тәрбияләү дә. Без кайчакта моны онытып җибәрәбез һәм кирәкмәгән эш белән дә шөгыльләнәбез", - диде бүген Малый театр гастрольләре алдыннан Г.Камал театрында оештырылган матбугат конференциясендә Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Равил Шәрәфиев театрны сәламләгәннән соң.

"Мин комедия өчен туган актер идем, комедиядә уйный торган актер буларак башладым. Әмма инде яшь барган саен тирән фикерләр әйтә торган җитди рольләр уйныйсым килә. Олыгайган саен үз сүзеңне әйтеп каласы килә, - дип дәвам итте ул фикерен.

Искәртеп үтәбез, Казанда Малый театрның гастрольләре башланып китте. Г.Камал театрының бу көннәрдә Уфа шәһәрендә зур гастрольләре бара. Театр Башкортстан тамашачысына үзенең тугыз спектаклен тәкъдим итә.

Равил Шәрәфиев Уфага бармаган. "Малый театрны бик яратам. Без Мәскәүдә укыганда шунда йөреп артист булдык. Мин Малый театрның әле патшага уйнап йөргән артистлары уенын да күргәнем бар. Ике көнгә бакчага барып кайтам да, Казанда Малый театрның бөтен спектакльләрен карарга җыенам", - диде ул "Татар-информ" хәбәрчесенә.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/09/14/148275/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев