Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтисез дә, авылсыз да калдым...

Әтнә районының Яңа Мәңгәр авылында туган, бүгенге көндә Арча шәһәрендә кызы Фәридә белән гомер итүче Рәмлә Абдуллина әнә шулай ди. Әтисенең йөзен хәтерләмәгән, әмма гомере буе күрешүгә өметен өзмичә, бер тугансыз яшәп, "Әти бер кайтып керер дә, күрергә насыйп булыр", дип хыялланган; 11 яшендә туган авылы Яңа Мәңгәрдән чыгып киткән,...

Әтнә районының Яңа Мәңгәр авылында туган, бүгенге көндә Арча шәһәрендә кызы Фәридә белән гомер итүче Рәмлә Абдуллина әнә шулай ди.

Әтисенең йөзен хәтерләмәгән, әмма гомере буе күрешүгә өметен өзмичә, бер тугансыз яшәп, "Әти бер кайтып керер дә, күрергә насыйп булыр", дип хыялланган; 11 яшендә туган авылы Яңа Мәңгәрдән чыгып киткән, бер күрергә күңеле өзгәләнгән вакытларда кайтып керергә авылы булмаган, чит җирләрнең бусагаларын күп таптаган, читен минутларын җитәрлек татыган Рәмлә апа янында булып кайтканнан соң, озак уйланып йөрдем. Сурәтли алырмынмы аның күңел халәтен, чөнки кайтып егылырга туган нигезем, мине үстергән авылым, үзәк өзелгәндә барып сөйләшергә әнием, туганнарым, зиярат кылырга әтиемнең кабере бар. Тәпи басарга һәм күмелергә тәгаенләнгән җирлек кирәклеген дә Рәмлә апа белән аралашкач кына төшенгәндәй булдым, чөнки бу хакта да уйланмаган. Боларның берсен дә югалтып карамаганнар (берүк Ходай күпсенмәсен бу бәхетне) аңларлармы аны?! Гыйбрәтле дә, сокланырлык та язмыш иясе. Ә үзе бик тә сөйкемле, җитез. Динле, биш вакыт намазлы. Кешеләргә, тормышка гашыйк. Югалтып тапкан гына шулай кадер беләдер.

"Гомере бетмәсә, һәр ыңгырашкан үлми"

- Әти сугышка киткәндә яшь ярымлык булып калганмын. Әнидән башка берәү дә булмаган. Күп вакыт үземне генә калдырып эшкә киткән. "Сиеп ыштаннарың бозланып ката иде, ничек исән калдың икән син, балам," дия торган иде әни. Тәкъдирдә язылган гомерең бетмәсә, үләм дип кенә китеп булмый. Шулай икәүләп интеккәч, хәзер Олы Әтнәдә яшәүче Нурисә апа карарга риза булган мине. Ул да Яңа Мәңгәрнеке. Бары-югы, тәрбиясе бергә булгандыр. Караулы булганмын. Мин аңа бик рәхмәтле. Әнием Маһисәрвәр бик эшчән, көчле кеше иде, тормышны гел "җигелеп" тартты. Сугыш вакытында башкача булмагандыр да инде. Гел учма ташлатуда, эскерт өстендә торган. Күп хатын-кызларның көче җитмәгән җирләрдә дә әнине эшләтә торган булганнар. Кайдан көч алгандыр, хәзер дә аптырыйм. Сугыш тәмамланды, тик әти кайтмады. Бу кичерешне, бу югалтуны тасвирлап булмый. Кечкенә чакта аңлап бетермәгәнмендер, үсә төшкәч, башкаларның әтиләренә кызыгып, гарьләнеп үстем. Бер мин генә кичермәгәнмендер бу хисне. Гомер буе шулай булды. Әй ул үзәк өзелүләр...

"Мин бит, Раббым, салам яккан

Салкын өйдә туган,

"Әти", дигән сүздән гомерлеккә

Мәхрүм калган газиз балаң.

Буын сызлаулары, хәтерләрнең булмаулары -

Сугыш афәтеннән калган ярам.

Сугыштан исән кайтучылар

Хөкүмәттән фатирлар алган.

Без,әтисезләр,көтә-көтә, көтә-көтә

Барсыннан мәхрүм калган..."- Рәмлә апа язганнарын укый, түз генә! Сыкрау, әрнү җанын гомер буе телгән, эле дэ өзгәли.

"Талларым мине таныды..."

Элегрәк бер төркем Казан галимнәре белән Яңа Мәңгәр авылы зиратында булып, авыл буйлап иңрәп утырган нигезләрне күреп, калтыранып йөргәнем хәтердә. Шундый зур авылның бетүен кабул итә алмадым, ни өчен, аннан кечкенәләре дә яши. "Шегале каргаган авыл бу!" - дип тә сөйләштеләр. Ышанырга да, ышанмаска да белмәдем. Тик торганда шундый зур авыл юкка чыкмагандыр анысы. Тоташ әрнү. Зиратындагы борынгы каберләрдә күпме сер. Җитмәсә Шыгали (Шаһ Гали) зираты да бар. Дистә еллар узгач, менә шушы авыл кызы белән дә очрашырмын да, ул елларга кабат кайтырмын дип кем уйлаган. Кайту гынамы соң, Рәмлә апа сөйләгәндә күз алдымнан ятим калып, каңгырап, үксеп утырган тавышлар чыгарган нигезләр үткәндәй булды. Йөрәк әрнеткеч күренеш.

Әнисе кияүгә чыгу сәбәпле, 11 яшь тулганда туган нигезен калдырып, Кышкар авылына күчеп китә балалыктан иртә чыккан кызчык. "Начар кеше түгел иде, какмадылар, сукмадылар",- дип искә ала ул әнисенең ирен. Белем, тормыш гыйлеменә өйрәткән авыл буларак исенә төшерә Кышкарны. Соңрак аңа багышлап шигырьләр дә яза. Тәүге мәхәббәт хисен дә шушында татый. 19 яшендә Арча районының Сөрде авылы егете Фәриткә тормышка чыга. Апаз авылында төпләнеп, ике малай, бер кыз үстерәләр. Әти-әни тигезлеге белән үскән балаларына карап шатланып яшэгэндэ, 1982 елда, агроном ире 47 яшендә вафат була. Ана бәхете балага, диләр борынгылар. Тик аның бәхете әнисенекеннән элгәрерәк була. "Апазда керәшеннәр яши, без килгән кешеләр, ирем вафатыннан соң, ул авылда каласым килмәде. ГОССТРАХ агенты булып эшләп 1995 елда пенсиягә чыктым. Эшләгән вакытта бер Арчага килгәндә алдын-артын уйламыйча йорт урыны алдым. Олыгайган саен кайда үләсе дә башка керә. Җирне документлаштыргач, шундый бер рәхәтлек кичердем. Үлгәч, мине күмәргә зират була, дип сөендем. Башка алай шатланганымны хәтерләмим. Бер тиен акча, бер кадак, бер чүкеч юк, ул хакта уйлау да юк. Аллаһы Тәгаләгә "Бер түбә булса..." дип ялындым. Калганы турында уйлыйсы дип белмәдем. Аллам мине ташламады. Мин дэ ансыз тормадым, аз гына вакытым булдымы мәчеткә йөгердем. Җанымдагы бушлыкны догалар өйрәнеп, дини белем белән тутырдым. Төзелешкә күп көч сарыф иттек. Бу йорт хәләл белән, өлешләп-өлешләп төзелде. Шулай итеп, 1997 елдан Арчада яши башладык. Улларымның үз тормышлары, кайтып-китеп йөриләр.

Мәчеткә йөреп намазлар укып, догалар кыла башлагач, 20 еллар элек, Яңа Мәңгәрнең зиратына бардым. Әни үлгән иде инде. Аңа кадәр дә барганым бар иде, бу юлы вафат булган әрвахлар рухына дога кылдым. Зираттан чыктым да туган нигеземне эзләдем. Үзем елыйм, таба алмыйм. Йорт урыннарында да, урамында да минем буе кычытканнар, алабута, әрекмән. Безнең өебез зират кырыенда иде, дим үземә. Дога кылганга сөенеп, өй урынын тапмаганга көенеп, машинага утырырга торганда кылт итеп ике тал исемә төште. Безнең өй урынында ике зур тал бар иде. Кисәк кенә борылуыма талларны күреп алдым. Тамагыма төер утырды, күзләрем яшь белән тулды. Кечкенә вакытта шул ике тал төбендә уйный идем. "Мин бит Сезне онытканмын, талларым", дип, аларның икесен берьюлы кочаклап үкседем. Ул вакытта миңа таллар да мине таныгандыр, мине беләләрдер кебек тоелды, җаныма җылы бәрелгәндәй булды. Тынычланып калдым һәм кисәк кенә бары да исемә төшеп, күз алдымнан үткәндәй булды. Аякларым, озак еллар Яңа Мәңгәрне бетермичә, әрвахлар рухына дога кылып яшәгән Галия апа йортына атлады. Аның белән үткәнне сагынып, авылдашларны барлап чәй эчтек. Кем генә килмәсен мич ризыгы пешкән булыр, якты чырае белән каршы алыр иде. Күптән түгел 94 яшендә вафат булды ул. Аның белән бергә Яңа Мәңгәр дә соңгы сулышын алды. Авылым белән саубуллашып яшәгән нигеземә Арчага кайттым. Кайтып ишектән кердем дә, корсагымны өстәлгә салып, елый-елый "Туган нигез" дигән шигыремне яздым.

Туган нигез һәркемнеке буладыр ул бер генә.

Туган нигезен оныткан буладыр сирәк кенә.

Өй уртасында ике талым - нигезебез маягы.

Картайганнар мине көтеп, алар мине таныды.

Талларымны бик сагынам, китми күз алларымнан.

Талларым булмаса ничек нигеземне мин табам.

Талларым мине таныды, сөйләдем серләремне,

Шушы нигездән аламын яшәргә көчләремне.


Өй түрендә ике талым - нигезебез маягы,

Туган нигезен онытмас эчендә иман бары.


Биек таулы Яңа Мәңгәр

- Тамыр ныклыгы туып-үскән җирдә икән. Ул өзелдеме язмыш теләсә кая ташлый. Нәрсәгә генә тотынып карамыйсың, тик ныклык юк. Бәреләсең, сугыласың, торган җирең дә бар, бар да җиткән, тик күңел туган якта калган. Яшь вакытта алай ук сизелми, ә менә олыгайгач авыл үзәкне өзеп искә төшә. Арчада мәчеттә гыйлем алганда Вәсилә апа: "Олыгайгач кешенең уенда бала вакыты була", - дип әйтә иде. Менә шул балачак белән авыл урамнары күнелдә яңара. Видеоязма кебек ул. Аңа кадәр уйланмаган нечкәлекләре белән күз алдына килә. Һәр урамы. Фермасы. Пожарный белән янәшә тордык, атлары җигүле, арбасында мичкә белән су булыр иде; безнең өйдән соң амбар, ул амбарны терәтеп куйган юан терәүләргә кадәр күрәм. Ашлыкны лобогрейка белән уралар, әни учма ташлата. Аннан соң конюшни, өстәрәк тавык фермалары... безнең бер кара тавык бар иде. Мин "Безнең кара тавык көнгә ике күкәй сала", дип сөйләп йөргәнмен. Сабый, аның берсен ферма тавыгы салганны каян белсен. Мөндешкә китә торган юллары да онытылмаган. Сугыш вакытында шундагы басуга кипкән бодай ашарга бара идек. Урамдагы ермаклар да истә. 200гә якын хуҗалыклы авылны тау аерып тора иде. Аргы як, Түбән оч, Югары Оч, дип йөрдек. Кышкар авылы ягына чыкканда "Мүкле күле" бар иде, зур күл иде ул, торналар төшә торган иде. Авыл уртасында - мәчет. Дүрт еллык мәктәп. Ул балаларның күплеге... урам тутырып уйнар идек. Яңа Мәңгәр белән Иске Кишет икесе бер колхоз булып яшәделәр. Шул бетәсе булгангадыр инде кешеләре айры (үзгә) иде аның. Бик тырыш иделәр... - дип уфтанып туктап кала.

- Каргалган авыл, дип ишеткәнем бар...төрлечә сөйлиләр,- дим Рәмлә апага.

- Каргалуы дөрес аның. Яңа мәңгәрләр урманнан җонлы кеше тотып кайталар. Аны ябып байтак тоталар. Ул мескен бәргәләнә, акыра, бакыра. Шуннан чыгарып җибәрәләр. Тау башына менеп баса да, авылга таба карап селтәнә-селтәнә кычкыра. Каргап китте, дип сөйлиләр иде өлкәннәр. Шуннан соң авыл мантымаган инде. Әкренләп җир йөзеннән үк юкка чыкты. Ышана торган да түгел, шаулап утырган, гөрләп яшәгән авыл иде. Бетәргә күп кирәкми шул. Рәмлә апа уйга тала, ә мин аның авылына багышлап язган шигырен укыйм.

Биек таулы Яңа Мәңгәр

Андый тау юктыр мәгәр.

Күрсәң исең-акылың китәр

Нәкъ Карпат тавы кадәр.

Биек тауның асларында

Изге чишмәләр ага.

Шул чишмәдән сулар эчсәң

Изгелекләрең арта.

"Дәва тавы", дияр идем

Ышансагыз әгәр.

Шул таудан су ташучылар

Яшәгән йөзгә кадәр.

Яз көнендә күмелә авыл

Ап-ак шомыртлык эченә.

Мондый хозур буладыр

Фәкать җәннәтнең эчендә.

Кем онытыр "Фазыл тавы"н,

Әхмәрнең чишмәләрен.

Шәһи кибетен ачкандыр

Алырбыз ширбәтләрен.

Раббым, бирче миңа куәт,

Һәм бер капчык акча.

Ясар идем шул урынга

Ял итәр өчен дача.

Чакырыр идем мәңгәрләрне

Килегез дип кунакка.

Бу дөньяга килгәнбез без

Фәкать кунакка.

Ул авылда бер хуҗалык

Калган маялык кына.

Шул маялык яшәп ята

Бик тынычлап кына.

Маялык та, догачы да,

Шул авылның хуҗасы.

Раббым, гомер бирче аңа

100гә хәтле торсачы.

Исемеңне яязам әле

Яңа Мәңгәр тавына.

Ничә еллар дога кыла

Әрвахларның рухына.

Исеме җисеменә туры килә-

Аргы як Ярый кызы Галия

Тарих битләренә кертеп

Калдырасыларым килә.


Ходай берәүгә дә күрсәтмәсен мондый өзгәләнүне. Шигырьләргә генә сыярлыкмы сон күнел ярсуы. Рәмлә апа кебек калын дәфтәрләр тутырып язсаң да бетә торган түгел ул. Сигезенче дистәгә караган Яңа Мәңгәр кызы шигырләрен укый, юк яттан сөйли. Кайберләрен кабаланыпмы, тэсирлэнепме таба да алмый интегә. Тик алар ташкын булып бәреп чыга. "Кара онытылмаган икән", дип сөенеп тә куя. Ничек онытасың ди аны, туган авылы, аның кешеләре белән бәйле бит ул, Яңа Мәңгәре белән бәйле. Һәркайсы хәтерендә, намаз укыган саен авылының бер генә кешесен дә калдырмый, "авылын әйләнеп", дога кыла бит ул...

Эчкерсез, олы йөрәкле, барысын да сыйдырган, сугыш елларының, аннан соңгы авырлыкларның барысын да кичергән, үртәлүләрен онытырга тырышып үз көенә - яшәр өчен нигезе, күмелер өчен зираты булуына куанып, Арча каласын якын итеп яшәп яткан мәле. Шөкер итә. Ә мин аңа карап ихтыярсыз, "Рәхәт булса да торган җир, сагындыра туган ил", дип көрсенеп куям. Күзгә яшьләр тула. Тамакка төер утыра. Аның ачылыгы Арчадагы нигезенең капка төпләренә утыртылган, кар астында калган миләш җимешенең тәменә тиң. Баллы кебек, тик ачысы тешләрне камаштыра. Йотып та булмый, төкереп ташларга да уңайсыз. Түзми кая барасың, өлешеңә тигән көмеш бит ул...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев