Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Тиз һәм тәмле –“Әтнә таңы”

Тавыкның 2 күкрәктәге ак ите, 1 суган, 200 грамм гөмбә, 2 йомырка, 1-2 аш кашыгы ак май, искергәнрәк каты, ярты батон, тоз, борыч кирәк. Тавыкның ак итеннән тиресен салдырып, итен сөяктән аерыгыз. Һәрберсен 2 кисәккә бүлегез. Тоз, борыч сибегез. Суганны юка телемләп турап, майда озынча итеп туралган гөмбә белән кыздырыгыз....

Тавыкның 2 күкрәктәге ак ите, 1 суган, 200 грамм гөмбә, 2 йомырка, 1-2 аш кашыгы ак май, искергәнрәк каты, ярты батон, тоз, борыч кирәк.

Тавыкның ак итеннән тиресен салдырып, итен сөяктән аерыгыз. Һәрберсен 2 кисәккә бүлегез. Тоз, борыч сибегез. Суганны юка телемләп турап, майда озынча итеп туралган гөмбә белән кыздырыгыз. Тоз, борыч сибегез. Йомырканы күпертеп, сөт өстәгез. Эре угычтан батонны уыгыз. Һәр киселгән иткә бер кашык суган белән кыздырылган гөмбәне салып, кырыйларын бөкләгез. Килеп чыккан котлетка охшаш кисәкләрне йомыркага манып, батон вагында әвәләгез. Табада, майга салып, ике ягын да әзер булганчы кыздырыгыз. Пешеп җитәр алдыннан ваклап туралган сарымсак сибеп, капкачын ябып торсагыз да була.. Табынга кайнар килеш дөге, я кызган бәрәңге, яшелчә белән бирегез.

Яшел тәмләткечләр белән бизәгез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев