Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Тиздән татарча клавиатура дөнья күрәчәк

«Басма» исемле клавиатурада татар хәрефләре аерым төймәләрдә урнашкан. (Казан, 6 сентябрь, "Татар-информ", Илгиз Шәкүров). Татарстанда 7 ел дәвамында дизайн һәм медиапроектлар белән шөгыльләнә торган «Теория» дизайн студиясе татарча клавиатура уйлап чыгарган. Әлеге студия үзенең татар фонетикасы һәм татар тарихы турында видеолары белән танылган иде. «Без күп татар проектлары эшлибез. Безнең...

«Басма» исемле клавиатурада татар хәрефләре аерым төймәләрдә урнашкан.

(Казан, 6 сентябрь, "Татар-информ", Илгиз Шәкүров). Татарстанда 7 ел дәвамында дизайн һәм медиапроектлар белән шөгыльләнә торган «Теория» дизайн студиясе татарча клавиатура уйлап чыгарган. Әлеге студия үзенең татар фонетикасы һәм татар тарихы турында видеолары белән танылган иде.

«Без күп татар проектлары эшлибез. Безнең өчен эшчәнлек барышында иң зур проблема - татар текстларының авыр җыелуы. Татар хәрефләре кирәк булган саен раскладканы күчерергә, ягъни бер телдән икенче телгә күчәргә телисең икән, махсус төймәләргә басу кирәк. Уйладык-уйладык та бу мәсьәләне чишү юлларын эзли башладык», - ди «Теория» дизайн студиясе җитәкчесе Илдар Әюпов. Нәтиҗәдә, дизайн студиясе татарча клавиатура ясарга кирәк дигән фикергә килгән. «Басма» клавиатурасының проектын 2016 нчы елның сентябрендә эшли башлаганнар.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/09/06/147782/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев