Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Үтүк табанын нәрсә чистарта?

Кайвакыт үтүк ныграк кызып китеп, тукыманы ябыштыра башлый. Аны чистарткыч чара һәрвакытта да запаста тормый. Бу очракта кул астындагы чараларны кулланырга мөмкин.

1. Теш пастасы. Үтүкнең салкын табанына, проблемалы урыннарга теш пастасы сылагыз. Шуннан соң аны чиста чүпрәк белән сөртегез. Үтүкне токка тоташтырып, биш минут дәвамында берәр тукыманы үтүкләгез.

2. Сода. Аны су белән тигез күләмдә кушып, махсус паста ясагыз. Чүпрәккә алып, үтүк табанын ышкыгыз. Икенче чиста тукыма кисәге белән корытыгыз. Шуннан соң, үтүкне токка тыгып, пар җибәрегез. Бу паста калдыкларын пар тишекләреннән чыгару өчен кирәк.

3. Тоз. Сөлгегә бер аш кашыгы тоз салыгыз. Тоз эрерәк булган саен яхшырак. Үтүкне кыздырып, иң кызу температурага көйләгез. Пар җибәрегез. Шуннан соң үтүккә аз гына басып, сөлгене үтүкләгез. Көеп ябышкан кисәкләр тозга ябышып төшә.

Чыганак: http://akcharlak.com/article/t-k-tabanyn-n-rs-chistarta/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев