Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әҗәтлеләр, тизрәк түләгез!

Арча, Әтнә районнары буенча суд приставлары хезмәте бүлегенең суд пристав-башкаручысы Римма Заһидуллина, райондагы өлкән дәүләт салым инспекторы Зөлфия Маликова һәм авыл җирлеге башлыклары составындагы комиссия бурычы булган райондашларны исемлек буенча тикшерә башлагач, әнә шулай дип кычкырасы килде.

Ә инде кайберсенең мал-мөлкәтенә арест та салуларын күргәч, тиешлене вакытында түләмәүләрен белсәм дә, чынлап та кызганыч булып киттеләр. Чөнки, халык арасында үзен бик акыллыга – “грамотный”га санап, “Түлисе юк аларга, берни эшләтә алмыйлар” дип йөрүченең әллә нинди сәбәпләр табып аклануын ишетү бик кызганыч икән ул. Район буенча андыйлар шактый икән әле. Шунысы бар, “заводила”лар – монда теркәлеп, читтә яшәүчеләр яки соңгы арада гына яшәргә дип кайтучылар. Ә иярүчеләре – һәрнәрсәдән кимчелек табып, “тырнак астыннан кер эзләгән” үзебезнең райондашлар. Алар да үзләрен галәмәт “умный” саныйлар. Ә нәтиҗә – закон нигезендә барыбер түләргә туры килә. Чөнки ул законны дәүләт чыгара, авыл җирлеге дә, салым органнары да түгел.
Ә суммаларга килсәк, алар – төрле. Тик көн саен счетчик сыман санап торучы пеня аркасында ул шактыйга җыела икән. Вакытында түләмәсәң, әнә шулай күп тапкыр­лар арттырып түләргә туры килә. Автотранспорт салымымы ул, банк кредитымы, башкасымы – анысы мөһим түгел, исеме бер, ул – бурыч. Телисеңме, юкмы – барыбер түлисең. Кыскасы, әҗәтлеләр, тизрәк түләгез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев