Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Әҗәтлеләргә су ялганмый"

"Чиста су" программасы нигезендә районыбызның Олы Әтнә, Күәм авыллары сулы булды. Яңа Әтнә, Ары авыллары сулы булырга тора.

Яңа Әтнә авылында узган ел ук эш башланган иде. Инде су кертү эшләре төгәлләнеп килә. Скважина куелган, янгын сүндерү машиналары су алу өчен куелган гидрантлар саны җитәрлек. Суның сыйфаты тикшерелгән, ул тиешле таләпләр буенча әйбәт санала.

- Су кертү эшләре бетте диярлек. Яңа Әтнәдә эшләгән Балтач кешеләре Арыда эшләрен дәвам итәләр. Яңа Әтнәдә "указательләр" куясы бар, берникадәр вакыт үткәч, җир иңгәннән соң тагын бер карап үтәсе бар. Су ала торган скважина Яңа урам башында, суның сыйфаты әйбәт. Бүгенге  көндә су пекарняга, "Тукай" совхозы конторасына, совхозның ашханәсенә җибәрелде. Моннан тыш чиста су Яңа Әтнәнең  Совет урамының Камалиев Харис, Борһанов Азат хуҗалыгына кадәр сузылды. Су кирәк дип санаучылар үзләренең өйләренә кертәләр...", - ди коммуналь хуҗалык җитәкчесе Рамил Рафаэль улы Сәфәров.

    Бары да гади кебек, кем тели шул кертә, эшен тәмамлый да, суны ялгыйлар. Тик алай түгел икән. Бу гади генә эшне башкарырга авыл халкыннан җыйналган әҗәтләр комачаулый.

Әлегә кадәр авыл кешеләре Тукай хуҗалыгы башнясыннан килә торган суны тотканнар. Файдаланган өчен түләмәүчеләр исемлеге шактый озын һәм саллы. Бу юлы исем-фамилияләрне күрсәтмим, 15 әҗәтле кешенең байтак түлисе бар: түләү суммасы 7707 сумнан башлана, 7610, 6774, 4635, 3450 сум - болары саллы дигәне, калган вак-төяген дип әйтим инде, меңнәр янында шулай күренә,  аз-азлап түли башлаганнар.

Әле совхоз суын моннан соң да тотармын,  дип уйлаучылар да бар. Тик бу ялгыш фикер, "Чиста су" авылга кергәч,  совхоз башнясыннан су бирү  туктатылачак. Чөнки Совхоз су белән тәэмин итүче, аны сатучы  оешма түгел, моның үз кануннары бар, шунлыктан элекке су өзеләчәк. Шуңа күрә әҗәтләрегезне түли башласагыз яхшы.

"Тукай" хуҗалыгына бирәсе акчаларны түләп бетергәннән соң, коммуналь хуҗалык белән килешү төзергә кирәк булачак. Менә шуннан соң гына су җибәрү турында сөйләшә аласыз.

"Чиста су" бүгенге көндә газификация фонды милке санала, ә коммуналь хуҗалык эксплуатацияләүче оешма булып теркәлгән.  Монысы коммуналь хуҗалыкныкы түгел әле ул, диючеләр өчен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев