Тәмәке тарту тыела
2013 елның 15 ноябреннән Россия Федерациясенең административ кодексындагы үзгәрешләр үз көченә керде. Бу үзгәрешләр "Гражданнар сәламәтлеген тәмәке төтененнән һәм тәмәке кулланганның зыяныннан саклау" дип аталган Федераль Закон таләпләрен бозган өчен административ җаваплылыкны раслаган. Россия Федерациясенең административ кодексына берничә маддә өстәлгән. Шушы көннән җәмгыять урыннарында, белем бирү, сәламәтлек, мәдәният учреждениеләрендә һәм...
2013 елның 15 ноябреннән Россия Федерациясенең административ кодексындагы үзгәрешләр үз көченә керде.
Бу үзгәрешләр "Гражданнар сәламәтлеген тәмәке төтененнән һәм тәмәке кулланганның зыяныннан саклау" дип аталган Федераль Закон таләпләрен бозган өчен административ җаваплылыкны раслаган. Россия Федерациясенең административ кодексына берничә маддә өстәлгән. Шушы көннән җәмгыять урыннарында, белем бирү, сәламәтлек, мәдәният учреждениеләрендә һәм гражданнар күпчелек булган урыннарда тәмәке тарту тыела. Таләпләр үтәлмәгән очракта саллы гына штрафлар каралган. Бу хакта Әтнә полиция бүлекчәсе башлыгы урынбасары, полиция майоры Илшат Баязитов белән сөйләшәбез.
- Укучыларыбызны әлеге штрафларның күләме белән таныштырып үтсәгез иде
- Бик рәхәтләнеп. 6.23 маддә - яшүсмерне тәмәке тартуга этәргән өчен гражданнарга 1000-2000 сумга кадәр штраф, ә шушы ук эшне әти-әнисе башкарган очракта, аларга 2000-3000 сумга кадәр штраф каралган.
Шулай ук тиешле булмаган урыннарда тәмәке тарткан өчен гражданнарга 500 сумнан 1000 сумга кадәр штраф, ә балалар уйный торган мәйданчыкларда тәмәке тарткан өчен гражданнарга 2000-3000 сумга кадәр штраф каралган.
- Бина һәм объектка оешма җитәкчеләре аерым бүлмә һәм билге дә куярга тиешләр. Куймасалар...
- Әйе, шул ук Федераль Законда төрле таләпләр куелган. Беренчесе-бина һәм объект хуҗаларына тәмәке тарту тыелу билгесен кая һәм ничек урнаштырырга кирәк икәнен анлата. Әгәр дә тикшерү вакытында шушындый билгеләр тиешле итеп урнаштырылмаган булса, вазифалы затларга 10000-20000гә кадәр штраф, ә юридик затларга 30000нән 60000 сумга кадәр штраф каралган.
Икенче таләп-һәрбер бинада, объектта һәм аларның территорияләрендә тәмәке тартучыларга яки саф һавада аерым урын, яки махсус тәмәке тарту өчен аерым бүлмә оештырылырга тиеш. Шушы таләпләр үтәлмәсә, вазифалы затларга 20000-30000 сумга кадәр штраф, ә юридик затларга 50000нән 80000сумга кадәр штраф каралган.
- Бу эшмәкәрләргә дә кагыламы?
- Әлбәттә. Өченче таләп эшмәкәрләргә кагылышлы. Шушы Федераль Закон таләпләрен үтәмәгән очракта 30000нән 40000 сумга кадәр штраф каралган.
- Шулай ук тәмәкегә реклама һәр төрдә тыелган. Яшүсмерләргә тәмәке сату да ...
- Яшүсмерләргә тәмәке саткан өчен 14.53 маддә нигезендә гражданнарга 3000нән 5000 сумга кадәр штраф, вазифаи затларга 30000нән 50000гә кадәр штраф, ә юридик затларга 100000нән 150000сумга кадәр штраф каралган.
Шушы Федераль Закон, беренчедән, яшүсмерләрне тәмәке зыяныннан сакларга, икенчедән, тәмәке тартмаучыларның хокукын сакларга таләп итә.
- Кибет каршында тәмәке тартып торучылар еш күренә
- Искәртеп үтәсе килә: клуб яки кибет каршында тәмәке тартып тору - Россия Федерациясе административ кодексының 6.24 маддәсендә каралган хокук бозуга керә һәм гражданнарга 500дән 1000 сумга кадәр штраф салына.
- Әңгәмәң өчен рәхмәт.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
28 гыйнвар 2021 - 13:42КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #8 / "Ж" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.500
-
28 гыйнвар 2021 - 13:10Татарстанда бер атнада кешеләрнең банк хисабыннан якынча 20 млн сум урлыйлар 2020 елда полиция хезмәткәрләре дистанцион караклык белән шөгыльләнүче 713 җинаятьчене тоткарлаган.2700
-
28 гыйнвар 2021 - 12:15Гафур Каюмовның кызы Ләйсән: «Әтинең җанында төер иде. Аннары кичерде. Тынычланды» Ләйсән Каюмова — Габдулла Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театры артисты. Фаҗигале вафат булган танылган драматург, режиссер һәм артист Гафур Каюмовның бердәнбер кызы.5100
-
28 гыйнвар 2021 - 10:15Табиб берьюлы ике битлек киеп йөрүнең зыянын аңлатты Ике битлек киеп йөргән очракта борын тирәсендә углекислый газ җыела башлый.4400
-
28 гыйнвар 2021 - 09:10Рөстәм Миңнеханов: Татарстанда ковидтан вакцинация нәтиҗәсен ике айдан күрәчәкләр Республика бизнесменнары чикләү шартларында эшләргә өйрәнде, дип билгеләп үтте Президент.4900
-
28 гыйнвар 2021 - 08:30Россия җыелма командасы синхрончылары татар музыкасы астында чыгыш ясый алалар Татьяна Покровская Россия җыелма командасының бер программасын туган телләр һәм Татарстан Республикасының Халык бердәмлеге елына туры китерү тәкъдиме белән чыкты.4600
-
28 гыйнвар 2021 - 08:00Каенсар авылында яшәүче, безнең өчен иң кадерле булган кешеләребезнең берсе, әтиебез Муллагалиев Наил Камил улының 28 гыйнвар көнне гомер бәйрәме – 60 яшьлек юбилее. Гомерең дәфтәренә синең өстәлде тагын бер ел.5500
-
27 гыйнвар 2021 - 19:55Йортка акча килсен, дисәң... Бу эшләрне иртәгә, Ай тулган көнне, башкарып калыгыз!19000
-
27 гыйнвар 2021 - 19:00Роспотребнадзор март аенда коронавирустан авыручылар саны кимиячәген фаразлады Зарарлану статистикасының узган елгы җәй дәрәҗәсенә кадәр кимүе май аенда булырга тиеш.8101
-
27 гыйнвар 2021 - 18:15Татарстан синоптиклары көчле җил, бозлавык һәм томан турында кисәтә Республика территориясендә уртача салкын һәм шул ук вакытта дымлы һава торышы саклана.8000
-
27 гыйнвар 2021 - 16:55«Казан утлары» журналы Марат Кәбировның «Киллер» китабын чыгара Китап февраль аенда сатуга чыгачак.5800
-
23 декабрь 2020 - 10:02Яруллина Рамина, 8 яшь
-
23 декабрь 2020 - 10:02Сираҗиева Әдилә, 7 яшь
-
22 декабрь 2020 - 14:15Василова Алия, 1 сыйныф
-
16 гыйнвар 2021 - 15:11Иң зур күрсәткеч - Әтнәдә Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгының сөт җитештерү һәм сату буенча 15 гыйнвар сводкасында, Әтнә районы элеккечә үк исемлекнең башында.28200
-
12 гыйнвар 2021 - 12:02Яңа Шашы авыл җирлегенә керүче авылларда балалар мәйданчыклары булдырыла Авыл җирлеге 5 авылны берләштерә, агымдагы елны 4сендә булачак ул.34000
-
13 гыйнвар 2021 - 10:30
-
27 гыйнвар 2021 - 11:00Әтнә район мәктәпләре ашханәсендә ризык сыйфатын тикшерәләрӘлеге минутларда Түбән Көек мәктәбе ашханәсендә тикшерү бара.27200
-
28 гыйнвар 2021 - 08:322400
-
25 гыйнвар 2021 - 15:00Әтнәдә утыз кеше коронавирустан прививка ясаткан Вакцинацияләүнең икенче фазасын 5 кеше үткән.42000
-
25 гыйнвар 2021 - 13:00Исемлектә Әтнә районыда бар Татарстанда эшкә сәләтле яшьтәге кешеләрнең үлеме күрсәткече - 100 мең кешегә 457,5 нисбәтендә.41800
-
25 гыйнвар 2021 - 19:50Коронавирустан соң ис һәм тәм сизүне кайтару ысулы билгеле Ис һәм тәмне кире кайтару өчен махсус күнегүләр ярдәм итә ала.30501
-
27 гыйнвар 2021 - 11:00Әтнә район мәктәпләре ашханәсендә ризык сыйфатын тикшерәләр Әлеге минутларда Түбән Көек мәктәбе ашханәсендә тикшерү бара.27200
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Әтнә таңы
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77-73818 от 12 октября 2018 года.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Мухамедзянова Гульнар Равилевна
Адрес редакции: 422750, Республика Татарстан, с. Большая Атня, ул. Советская, д.37
Телефон редакции: 8 (84369) 2-11-33; 2-11-34; 2-11-32.
Для сообщений о фактах коррупции atnatani@maiil.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика