Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Тәмлебездер. Чәйнәмәсләр иде...

Тәмлебездер. Чәйнәмәсләр иде Артыбызда, тәмле булмасак. Чәйнәмәсләр иде, булдыксызлар, Көнләшерлек булып тумасак. Лаек түгел безнең игътибарга Артта чыш-пыш килеп йөрүче, Үзебез дә юньләп белмәгәнне Бездән дә "яхшырак" белүче. Чүп-чар белән авыз чайкар өчен Вакытлары күптер, күрәсең. Тирес кортыдай казынып, алар Якын итә чүплек тирәсен. Юкка акланулар кирәк түгел. Үзебезне яхшы...

Тәмлебездер. Чәйнәмәсләр иде
Артыбызда, тәмле булмасак.
Чәйнәмәсләр иде, булдыксызлар,
Көнләшерлек булып тумасак.

Лаек түгел безнең игътибарга
Артта чыш-пыш килеп йөрүче,
Үзебез дә юньләп белмәгәнне
Бездән дә "яхшырак" белүче.

Чүп-чар белән авыз чайкар өчен
Вакытлары күптер, күрәсең.
Тирес кортыдай казынып, алар
Якын итә чүплек тирәсен.

Юкка акланулар кирәк түгел.
Үзебезне яхшы беләбез.
Бушлай пиар эшли алар безгә.
Ә без эчтән генә көләбез...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев