Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә 43 районның машина белән сыер саву операторы һәм консультанты катнашында Татарстан Республикасы семинары уза

Әтнәдә 43 районның машина белән сыер саву операторы һәм консультанты катнашында Татарстан Республикасы семинары уза. Семинарны авыл хуҗалыгы министры урынбасары Нәҗип Хазипов ачып җибәрде. Катнашучыларны сәламләп, һәрберсенә уңышлар теләде. Ярышлар судьясы, терлекчелек бүлеге җитәкчесе Сирин Нигъмәтҗанов көн тәртибе белән таныштырды. Катнашучылар 5 төркемгә бүленә, һәрберсенең кураторы бар. Аларның теоретик белемнәрен...

Әтнәдә 43 районның машина белән сыер саву операторы һәм консультанты катнашында Татарстан Республикасы семинары уза.

Семинарны авыл хуҗалыгы министры урынбасары Нәҗип Хазипов ачып җибәрде. Катнашучыларны сәламләп, һәрберсенә уңышлар теләде. Ярышлар судьясы, терлекчелек бүлеге җитәкчесе Сирин Нигъмәтҗанов көн тәртибе белән таныштырды.

Катнашучылар 5 төркемгә бүленә, һәрберсенең кураторы бар. Аларның теоретик белемнәрен дә, "Мәңгәр" хуҗалыгы базасында практик уңганлыкларын да тикшерәләр, мәдәни-күңел ачу чаралары, музейларда булу да планлаштырылган. Болар хакында соңрак хәбәр итәрбез.

Әлегә оештыручылар һәм катнашучылар фикере белән танышыгыз.

Нәҗип Хазипов, министр урынбасары:

"Мондый бәйгеләр елдан-ел камилләшә. Ә биредә катнашучылар да шаккатып карадылар, оештыру да югары дәрәҗәдә, теория өлеше узучы техникум да бик матур. Гомумән, сер түгел, Әтнә - сөт саву буенча лидер. Чын мәгънәсендә терлекчелектә төзелеш мәйданчыгы да".

Асия Әхмәтҗанова, Бөгелмә районы5 "Наратлы" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте:

"Әтнәгә 5 сәгатьтән артык килдек. Элек Аксубай, Питрәч районнарында ярышларда катнашканым бар, тәҗрибәм җитәрлек".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев