Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә 113 бал җыйды

Алдынгылар ышыгына сыенырга җай бетә Татарстан Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов әйтүенчә, алдагы елларда республика районнарының авыл хуҗалыгы буенча эшчәнлегенә гомуми бәя бирү тәртибе үзгәрә. Нәтиҗәдә авыл хуҗалыгында продукция җитештерүчеләр, эшкәртүчеләр - кыскасы, һәркем хезмәтенә карата тиешле бәя алачак. Моның өчен министрлыкның махсус комиссиясе авыл...

Алдынгылар ышыгына сыенырга җай бетә

Татарстан Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов әйтүенчә, алдагы елларда республика районнарының авыл хуҗалыгы буенча эшчәнлегенә гомуми бәя бирү тәртибе үзгәрә. Нәтиҗәдә авыл хуҗалыгында продукция җитештерүчеләр, эшкәртүчеләр - кыскасы, һәркем хезмәтенә карата тиешле бәя алачак. Моның өчен министрлыкның махсус комиссиясе авыл хуҗалыгының барлык тармаклары икътисадын, шул исәптән игенчелек һәм терлекчелектәге хәлләрне аерым-аерым анализлаганнан соң, район авыл хуҗалыгы эшчәнлеге буенча гомуми нәтиҗә чыгарачак. Башкача әйткәндә, авыл хуҗалыгында продукция җитештерүчеләрнең һәркайсының аерым рейтингы барлыкка килә. Төп күрсәткечләр нинди?

Кеше хезмәтенә бәя бирү - иң четерекле мәсьәләләрнең берсе ул. Икътисадның аерым бер юнәлешенә, бигрәк тә авыл хуҗалыгында төрле продукция җитештерүчеләр хезмәтенә объектив бәя бирүе кыен. Әмма һәр хуҗалыкны тоташтырып тора торган, аның ничек эшләвен чагылдыра торган гомуми юнәлешләр дә бар икән. Министрлык белгечләре шундый дүрт күрсәткечкә тукталган. Беренчесе - хуҗалык карамагында булган һәр гектар сөрү җире китергән акчалата табыш. Икенчесе - җитештерелгән продукцияне сатудан алынган керем. Билгеле, әлеге күрсәткечне ачыклаганда, хуҗалыкка дәүләт тарафыннан бирелгән субсидия чигерелүе шарт. Өченче фал - хуҗалыкта эшләүчеләрнең айлык хезмәт хакы. Дүртенче күрсәткеч - бюджеттан бирелгән акча ярдәмендә хуҗалыкның күпме өстәмә керем алуы. Шунысы да бар: министрлык белгечләре игенчелек, терлекчелек һәм башка юнәлешләрдә район буенча гомуми күрсәткечләрне ачыклаганда, төрле индикаторлардан файдаланачак. Әйтик, игенчелектә төп индикаторлар итеп 1 гектардан алынган уңыш күләме, кузаклы һәм майлы культуралар, күпьеллыкларның ничә ел дәвамында файдалануы, сөрелмәгән җир күләме (бу кадәресе бары тик район рейтингын ачыклаганда) кебек күрсәткечләр алына. Гомуми күрсәткечләр нигезендә категорияләр һәм баллар билгеләнә. Хуҗалыклар һәм районнар комиссия тарафыннан бирелгән баллар нигезендә 3 категориягә бүленә. 75 һәм аннан да күбрәк балл җыйганнар - 1нче категория, 50-74 балл белән 2нче категория һәм 50дән түбәнрәк балл ияләре 3нче категориягә керәчәк. Нәкъ менә шушы күрсәткечләргә карап, хуҗалыкларга дәүләт ярдәменең күләме билгеләнәчәк, ди министрлык белгечләре. Дөрес, быелгы күрсәткечләрне инде үзгәртеп булмаячак. Кем әйтмешли, эшлисе эш эшләнгән. Әмма дәүләт ярдәмен күбрәк алырга теләгән хуҗалыклар киләсе ел нәтиҗәләре турында бүгеннән кайгырта башласалар да, бик урынлы булыр иде.

Иң күп баллны кем җыйган?

Узган елгы күрсәткечләр нигезендә беренче категориягә республиканың 13 районы керә. Иң зур рейтинг - Балтач районында. Алар 134 балл җыйган. Беренче категориягә лаек булучылар арасында Актаныш (119 балл), Саба (115 балл), Әтнә (113 балл), Арча (100 балл), Зәй (97 балл) һәм башка кайбер районнар бар. Хуҗалыклар арасында иң күп баллга "Сервис-Агро", "Продпрограмма" (Мамадыш), "Татарстан" (Балтач), "Кырлай" (Арча), "Урал", "Вахитов" (Кукмара) һәм башка хуҗалыклар ия.

Марат Әхмәтов әйтүенчә, шундый югары нәтиҗәләр белән эшләүче хуҗалыклар дәүләт ярдәмен бермә-бер күбрәк алачак. Андыйлар арасына эләгү өчен тагын бер шарт: хуҗалыкларда һәр гектар сөрү җире эшкәртелгән булырга тиеш. Кызганыч, әмма республика хуҗалыкларында бүген дә әле 50 мең гектардан артык җир шактый еллар дәвамында эшкәртелми ята. Мондый күңелсез күренеш бигрәк тә зур шәһәр тирәсендәге районнарга хас. Сер түгел: андый мәйданнарның байтагы җирдән мул уңыш алу өчен түгел, ә башка максатларда сатып алынган. Үз хуҗалыгы, район мәнфәгатьләре турында кайгыртучы җитәкчеләргә ташландык хәлгә килгән җирләрне чын хуҗасына кайтарып бирү турында кайгырта башларга күптән вакыт. Мондый хәлнең район рейтингына турыдан-туры тәэсир итәчәген исәпкә алганда, бигрәк тә.

Камил Сәгъдәтшин

("Ватаным Татарстан", /№ 153, 14.10.2015/)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев