Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә 200 тонна чиген узды!

2018 ел кышының соңгы - февраль ае терлекчелек өлкәсендә эшләүчеләр өчен озак еллар истә калырлык вакыйга бүләк итте.

1 февраль көнне Әтнә районының көнлек тулай савымы 200 тоннадан узып китте! Дөресрәге 201,5 тонна тәшкил итте. Кайчандыр хыял гына саналган бу күрсәткечкә терлекчеләребез, алай гына да түгел, авыл хуҗалыгында эшләүче райондашларыбызның уртак тырышлыгы нәтиҗәсендә ирешелде.

Заманында, әле ерак 1990нчы еллар башында районыбыз башлыгы Габделәхәт Хәкимов терлекчелеккә нык игътибар итәргә чакырды. Нәтиҗәсе - күз алдында: хәзер аз-маз авыл хуҗалыгын чамалаган һәркем иң отышлысы - терлекчелек, башлыча сөтчелек дип әйтәчәк. Ә безнең сөткә әйләнеп кайтсак, Татарстанның 8 районы саткан кадәр бу. Ә Россия масштабына килсәк, бөтен Тамбов өлкәсе нибары шулкадәр сөт сата. Яисә, Волгоград, Курган,Түбән Новгород өлкәләрен алыйк, алар безнең районнан 2 тапкыр азрак сөт тапшыралар.

Бу 100 гектар авыл хуҗалыгы җирләренә карата 377 килограмм тәшкил итә. Безгә иң якын күрсәткечкә Балтач - 263 килограмм һәм Кукмара 262 килограммга ия.

Әтнә районында көнлек тулай савым бик тә уңышлы саналган узган елга карата 114 % ук булды. Бу былтыргының шушы ук көнендәгедән 25 тоннага артык сөт савабыз дигән сүз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев