Әтнә 2013 ел күзлегеннән
Узган ел дәвамында игенче-терлекче, механизаторларыбызның тырыш хезмәте нәтиҗәсендә елны республика күләмендә танылып, беренче булып төгәлләдек. Моннан тыш газетабызда яктыртылган вакыйгаларны, уңышларыбызны исебезгә төшерик. Эрудитта укытучылар көч сынашты; Арча һәм Әтнә районнары хәрби комиссариаты беренче мәртәбә телемост үткәрде; Бәрәзә Хафиз варислары көч сынашты; "Язын бозлар акканда" спектакле куелды; Олы Әтнә мәчетендә...
Узган ел дәвамында игенче-терлекче, механизаторларыбызның тырыш хезмәте нәтиҗәсендә елны республика күләмендә танылып, беренче булып төгәлләдек. Моннан тыш газетабызда яктыртылган вакыйгаларны, уңышларыбызны исебезгә төшерик.
- Эрудитта укытучылар көч сынашты;
- Арча һәм Әтнә районнары хәрби комиссариаты беренче мәртәбә телемост үткәрде;
- Бәрәзә Хафиз варислары көч сынашты;
- "Язын бозлар акканда" спектакле куелды;
- Олы Әтнә мәчетендә Мәүлид кичәсе үткәрелде.
- Мәгариф хезмәткәрләренең кышкы спартакиадасы кысаларында укытучыларыбыз спорт төрләре буенча көч сынаштылар;
- "Ел тәрбиячесе" бәйгесе үтте;
- "Россия чаңгысы- 2013" тә катнаштык;
- ӘХЛ тәмамланды
- "Йолдызлык"ның район туры булды;
- КВН уйнадык;
- Мәгарифкә Сингапур алымы кертүгә хәзерлек башланды;
- Күшәр мәктәбе янәшәсендәге мәйданчыкта Татарстанкүләм чаңгы ярышы узды;
- Авыл җирлекләре арасында кышкы җыен оештырылды;
- Чистарыну буенча икеайлык уздыру һәм штаб төзү турында турында район җитәкчелегенең карары кабул ителде;
- "Алчәчәк" бию коллективы "Йолдызлык"та Гран-при яулады. Белоруссиядә "Факел" фестивалендә чыгыш ясады;
- Аерым игътибар таләп иткән райондашларыбыз театр бинасында очрашу булды;
- Сабнтуйлар үтте;
- Әтнә театры М.Фәйзинең "Адашкан күңел" спектаклен куйды
- Универсиадага билетлар сатылды;
- Июль башында Әтнә Универсиада утын каршылады;
- 12 көн дәвамында Казанда XXVII нче Җәйге Универсиада булды;
- Август аенда Югары Сәрдәдә ФАП ачылды
- Шәкәнәчтә мәчет ачылды;
- Мамышта мәчет ачылды;
- Укытучыларга Сингапур алымын өйрәтергә Зәкия МөхәммәдАли Әтнәгә килде;
- "Ак калфак"ның район оешмасы төзелде;
- Шахматчыларыбыз республика күләмендә җиңеп, I урын яуладылар;
- Шәфкатьлелек декадасы үткәрелде:
- Хәйрия марофоны барышында 367328 сум акча җыйналды;
- Сессиядә район бюджеты кабул ителде;
- Боз шәһәре төзелде
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев