Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә абитуриентлары, КФУ яңалыклары белән таныш булыгыз

Быел КФУ абитуриентларга 5316 бюджет урыны тәкъдим итә. Алдагы еллардан күбрәк бу. Узган елны бирегә 74 төбәктән 10 мең абитуриент укырга керергә теләгән. Быел юриспруденция, икътисадчы һәм халыкара мөнәсәбәтләр юнәлешләренә кабул итү кимегән. Инженер һәм табигый-фәнни юнәлешләрдә бюджетка кабул итү 20 процентка арткан. КФУга укырга БДИсыз инвалидлар, һөнәри яки югары...

Быел КФУ абитуриентларга 5316 бюджет урыны тәкъдим итә. Алдагы еллардан күбрәк бу. Узган елны бирегә 74 төбәктән 10 мең абитуриент укырга керергә теләгән.

Быел юриспруденция, икътисадчы һәм халыкара мөнәсәбәтләр юнәлешләренә кабул итү кимегән. Инженер һәм табигый-фәнни юнәлешләрдә бюджетка кабул итү 20 процентка арткан.

КФУга укырга БДИсыз инвалидлар, һөнәри яки югары белем турында дипломы булучылар, чит ил граж'даннары керә ала. Быел СНГ илләреннән дә 1,5 мең абитуриент киләр, дип фаразлыйлар.

Ректор Гафуров сүзләренә караганда, КФУда абитуриентларның БДИ баллына төрле уңышлары өчен 10 балл өстәлергә мөмкин.

Әйтик, алтын медаль ияләренә 5 балл өстәлә.

Узган елны укырга керү өчен уртача БДИ баллы 76,4 булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев