Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә аерым урын тота

Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгының 7 октябрьгә бирелгән оператив мәгълүматларына караганда, бу көнне республика буенча 3039,4 тонна сөт савып алынган. Савымчыларыбыз бер баш сыердан уртача 13 килограмм сөт сауганнар. Биредә Әтнә районы аерым урын тота. Бу көнне тулай савым 117 тонна, узган елга карата + 15 тонна тәшкил итте. Бер баш...

Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгының 7 октябрьгә бирелгән оператив мәгълүматларына караганда, бу көнне республика буенча 3039,4 тонна сөт савып алынган. Савымчыларыбыз бер баш сыердан уртача 13 килограмм сөт сауганнар.

Биредә Әтнә районы аерым урын тота. Бу көнне тулай савым 117 тонна, узган елга карата + 15 тонна тәшкил итте. Бер баш сыердан уртача савым 17,4 килограмм булды. Саба районында да шул ук күрсәткеч. Әмма авыл хуҗалыгы җирләренең бер гектарына исәпләсәк, сөт савып алу бездә күбрәк. Бер гектарга 2,18 килограмм тәшкил итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев