Әтнә таңы

Әтнә алдынгы урын били

Шушы көннәрдә Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы 2014 елның икътисади күрсәткечләре буенча әзерләнгән районнар рейтингын тәкъдим итте. Узып баручы ел нәтиҗәләре буенча төзелгән шундый ук исемлек 2016 елга район һәм хуҗалыклар өчен бюджет акчалары күләмен билгеләргә ярдәм итәчәк. Билгеле булганча, 2016 елдан башлап Татарстанның агросәнәгать тармагына исәпләнгән бюджет акчаларын һәр...

Шушы көннәрдә Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы 2014 елның икътисади күрсәткечләре буенча әзерләнгән районнар рейтингын тәкъдим итте. Узып баручы ел нәтиҗәләре буенча төзелгән шундый ук исемлек 2016 елга район һәм хуҗалыклар өчен бюджет акчалары күләмен билгеләргә ярдәм итәчәк.


Билгеле булганча, 2016 елдан башлап Татарстанның агросәнәгать тармагына исәпләнгән бюджет акчаларын һәр хуҗалыкка тигез итеп бүлү системасы эшләүдән туктый. "Кем эшләми - шул ашамый" дигәндәй, киләсе елдан башлап уңышлы эшләүче хуҗалыкларга бюджет ярдәме бермә-бер артачак. Аның төгәл күләмен билгеләргә махсус рейтинг ярдәм итәчәк.

Чираттагы рейтинг әзер

Күптән түгел киң җәмәгатьчелек игътибарына хуҗалыкларның игенчелек һәм терлекчелек буенча рейтингы тәкъдим ителсә, шушы көннәрдә икътисади күрсәткечләр буенча иң алдынгы район һәм хуҗалыклар исемлеге дә мәгълүм булды. Аны Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков игътибарына авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов тәкъдим итте.

Исегезгә төшерәбез: рейтинг 2014 ел нәтиҗәләре буенча төзелгән. Шуңа күрә ул 2016 елда бүленәчәк бюджетка йогынты ясамый. Тиздән 2015 ел нәтиҗәләре дә билгеле булачак. Киләсе елга бюджет акчалары нәкъ менә шул күрсәткечләргә карап бүленәчәк тә инде.

- Рейтингны әзерләгәндә түбәндәге күрсәткечләргә таяндык: 100 гектар авыл хуҗалыгы мәйданына туры килә торган тулаем продукция күләме, 1 гектар сөрүлек җиренә тәңгәл килүче керем күләме, 1 эшченең айлык уртача хезмәт хакы, керемнең 1 сумына туры килүче дәүләт ярдәме һәм продукция сатуның рентабельлелеге. Шунысы мөһим: без әлеге күрсәткечләрне әһәмиятенә карап аердык. Нәтиҗәдә, һәр район өчен билгеле бер баллар билгеләнде, - дип аңлатты Марат Әхмәтов.

Иң түбән хезмәт хакы - Чирмешәндә

Бу рейтингка керем буенча күрсәткечләрне кертү юкка түгел, билгеле. Ник дигәндә, хәзерге вакытта хуҗалыклар алдындагы иң мөһим бурычларның берсе: продукция җитештерү генә түгел, ә аны сата белү.

- Уңышлы эшләүче җитәкчеләр һәрвакыт яңа базарлар эзләү белән мәшгуль. Алар бер урында таптанмый. Әтнә, Балтач, Тукай, Кукмара районнары - әнә шундыйлардан. Аларның сөрүлек җирләре, башка районнар белән чагыштырганда, 1,5-2 тапкырга нәтиҗәлерәк эшли. Артта сөйрәлгән хуҗалыкларда исә керем күләме 2-3 мәртәбә түбәнрәк. Бу - Чирмешән, Мөслим, Бөгелмә, Спас һәм Менделеевск районнары, - диде министр.

Хезмәт хаклары белән бәйле күрсәткечләр дә кызыклы. Авыл хуҗалыгында хезмәт куючыларның эш хаклары аеруча зур булган районнарның күбесе - сәнәгать комплекслары урнашкан төбәкләр.

- Әлбәттә, хезмәт хакы югары булган агросәнәгать комплекслары арасында гади хуҗалыклар да юк түгел. Бу - Әтнә, Лениногорск һәм Балтач районнары хуҗалыклары, - дип дәвам итте сүзен Марат Әхмәтов.

Гомумән алганда, хезмәт хаклары буенча рейтингта Тукай районы беренче урынны били. Биредә авыл хуҗалыгында эшләүченең уртача хезмәт хакы аена 26,7 мең сум тәшкил итә. Яшел Үзәндә бу күрсәткеч - 23 мең, Питрәчтә - 18,9 мең, Лаешта - 18,2 мең, Әлмәт районында - 17,5 мең сум. Хезмәт хакы аеруча түбән булган районнар - Балык Бистәсе (11,4 мең), Кама Тамагы (11,2 мең), Менделеевск (11,1 мең) һәм Мөслим (10,3 мең). Чирмешәндә хәлләр тагын да мөшкелрәк. Биредә авыл хуҗалыгы хезмәткәре аена нибары 9,7 мең сум (!) акча алып эшли.

Җитәкчеләр начар эшлиме?

- Рейтингның гомуми нәтиҗәләренә килгәндә, Тукай, Әтнә, Балтач, Актаныш, Саба һәм Кукмара районнары алдынгы урынны били. Шунысын искәртү мөһим: хәтерләсәгез, әлеге районнар игенчелек һәм терлекчелек буенча да беренче унлыкка эләккән иде, - дип ассызыклады Марат Әхмәтов.

Рейтингның соңгы баскычында - Чирмешән, Менделеевск, Мөслим, Бөгелмә һәм Кама Тамагы районнары. Хәзерге вакытта нәкъ менә алар республиканың авыл хуҗалыгы тармагын артка сөйри.

- Әлеге начар күрсәткечләрнең сәбәпләренә килгәндә, алар төрле. Шуларның аеруча мөһимнәре - эре инвесторларның бөлгенлеккә төшүе, авыл хуҗалыгы тармагына игътибарның кимүе һәм җитәкчеләрнең эш сыйфаты начарлануы. Әлеге район һәм хуҗалык җитәкчеләре күрсәткечләрне яхшылап өйрәнер һәм тиешле карарлар кабул итәр дип ышанам, - диде министр.

Шунысын да искәртергә кирәк: тиздән авыл хуҗалыгы тармагының 2015 елгы эшчәнлегенә дә нәтиҗәләр ясалачак. Әлеге өлкәдән кергән табыш күләме якынча 11 миллиард сум булыр дип көтелә. Зыянга эшләүче хуҗалыклар саны 1 процентка кимер һәм 7 процент тәшкил итәр дип фаразлана. 2015 елның 10 аенда республикада җитештерелгән авыл хуҗалыгы продукциясенең гомуми күләме 189,4 миллиард сум булган. Бу - узган елның шул чоры белән чагыштырганда 3,5 процентка, ягъни 19,2 миллиард сумга күбрәк.


Рәмзия ЗАКИРОВА

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: