Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә һаман алда

Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгының 16 августка биргән оператив мәгълүматлары буенча, бу көнгә республикада 3482,3 тонна сөт җитештерелгән.

Шунысы бәхәссез, биредә Әтнә өлеше зур - 150,5 тонна тәшкил итә. Узган елдан 24,5 тоннага артык бу. Дөрес, ай башыннан да, алдагы көн күрсәткеченнән дә кимрәк. Хәер, Татарстан буенча да, күпчелек районнарда да шулай. Ә менә бер сыердан уртача савым буенча, элеккечә үк Әтнә савымчыларына һәм сыерларына җитүче юк. Бездә ул - 21,2 килограмм. Авыл хуҗалыгы җирләренең 1 гектарына савым буенча да безнең районга җитүче юк. Ул күрсәткеч - 2,82 килограмм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев