Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә һаман беренче

Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы сводкасы мәгълүматларына караганда, агымдагы елның 3 июлендә республикада 3588,7 тонна тулаем сөт савып алынды. Алдагы елның шул ук көн күрсәткеченнән 123,5 тоннага артык бу. Дөрес, ай1 башына һәм узган көнгә карата кимү күзәтелә. Бу көнне Әтнә районы сыерларыннан 134 тонна сөт савып алынды. Балтачта...

Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы сводкасы мәгълүматларына караганда, агымдагы елның 3 июлендә республикада 3588,7 тонна тулаем сөт савып алынды. Алдагы елның шул ук көн күрсәткеченнән 123,5 тоннага артык бу. Дөрес, ай1 башына һәм узган көнгә карата кимү күзәтелә. Бу көнне Әтнә районы сыерларыннан 134 тонна сөт савып алынды. Балтачта - 188,5 тонна, Арчада - 168 тонна, Кукмарада - 174 тонна, Актанышта - 161,5 тонна, Мамадышта 150 тонна сөт савып алдылар. Башкаларда безнең күрсәткечтән азрак. Төп күрсәткеч саналган бер баш сыердан саву буенча безнең район һаман беренче урында бара! Бу көнне ул 19,9 килограмм тәшкил итте. Бездән соң урнашкан Сабаныкы - 19 килограмм. Татарстан буенча уртача 15,3 килограмм. Тагын бер мөһим күрсәткеч - авыл хуҗалыгы җирләренең 1 гектарына җитештерелгән сөт күләме. Әтнә районы монда да беренче урында. Бездә ул 2,50 килограммга җиткән. Бары Балтач (2,44 килограмм) һәм Саба (2,06 килограмм) районнары гына 2 килограмим чиген уза алганнар. Ә республика буенча ул 0,90 килограмм тәшкил итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев