Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә – Арча... Көтеп алган очрашу

Тау белән тау гына очрашмый, диләр.Район ветераннар советы рәисе Мингазиз ага Зиннәтовның күптән күңел түрендә йөрткән хыялы чынга ашты - ниһаять, өлкәннәребезгә гомер бакый күрше булып яшәгән, заманында райондашларыбыз булган арчалылар белән очрашу шатлыгын кичерергә насыйп булды. Фәридә ФИЛАТОВА Авыл җирлекләренең ветераннар советы рәисләре, өлкәннәр тормышын җанландыруда актив рәвештә катнашучылар,...

Тау белән тау гына очрашмый, диләр.Район ветераннар советы рәисе Мингазиз ага Зиннәтовның күптән күңел түрендә йөрткән хыялы чынга ашты - ниһаять, өлкәннәребезгә гомер бакый күрше булып яшәгән, заманында райондашларыбыз булган арчалылар белән очрашу шатлыгын кичерергә насыйп булды.

Фәридә ФИЛАТОВА

Авыл җирлекләренең ветераннар советы рәисләре, өлкәннәр тормышын җанландыруда актив рәвештә катнашучылар, шахмат уены белән җенләнгән ветераннардан торган делегацияне Әтнә - Арча чигендә милли киемнәрдән, татлы чәк-чәкләр тотып каршы алды ут күршеләребез. Ара ераклыгы якын дуслар өчен чүп кенә шул.Очрашу мизгелендә һәр ике яктан да заманында бер максатка хезмәт иткән, бер төрле уй- хыяллар белән янган өлкәннәрнең йөзләрендәге сөенеч нурларын әйтеп - аңлатып бетерә торган түгел. Каршы алучылар арасында үзебезнеке дип санаган Наил абый Сабиров, Ринат абый Фазлыйәхмәтовны күрү шатлык өстенә шатлык булды.

Очрашу Арча педагогия көллиятендә дәвам итте. Директоры Гөлнара Гарипованың кызыклы чыгышын тыңлаганнан соң, биредәге дөньяда бердәнбер саналган «Әлифба» музеен күрү бәхете дә насыйп булды. Арча шәһәре буенча экскурсия, биредәге » Боз сарае», бассейнлы спорт комплексына сәяхәт тә әтнәлеләрдә бары уңай тәэсирләр генә калдырды.

Кемгә ничектер, тик минем үземә Арча дигәч, иң беренче чиратта бөек шагыйребез Габдулла Тукай килеп баса. Тукай - димәк, Кушлавыч, Кырлай дигән сүз. Шагыйрьнең гомер бишегенә әйләнгән Кырлай авылына сәяхәтне без инде Арча зыялылары белән бергәләп дәвам иттек.

Биредә урнашкан данлыклы музей бөек шагыйрьнең олы юбилее уңаеннан зур үзгәрешләр кичергән. Ул чорга караган экспонатлар, экскурсовод Нурия ханымның шагыйрь тормышыннан кызыклы фактлар белән баетылган чыгышы, шулай ук Сәгъди абзый йортында булып, биредәге экспозицияләр белән танышу - бу истәлекле мизгелләр күңелләрдә озак сакланыр әле. Гомумән, очрашудан алган тәэсирләрне әйтеп- аңлатып кына бетерә торган түгел. Арчаларның кунакчыллыгы телдән телгә күчеп сөйләнсә дә, бу дәрәҗәдә үк икәнлегенә үзем күрми торып мәңге ышанмаган булыр идем. Биредә кемне генә алма - Тукайга мөкиббән, аның әсәрләреннән өзекләрне һәр җөмләгә бәйләп укып күрсәтергә мөмкиннәр. Гомерен сабыйларыбызга туган телне өйрәтүгә багышлаган Фәрхәт абый Зыятдиновны гына алыйк. Шагыйрь турындагы искиткеч хәтирәләре белән авызына шундый итеп каратып куя ки,

кайда икәнеңне, кайсы заманда яшәгәнеңне дә онытырга мөмкинсең. Кызганыч, бу дәрәҗәдә эрудицияле, гомерен шагыйрь тормышын өйрәнүгә багышлаган гади укытучыларны хәзер бармак белән генә санарлык.

Арчаның Шушмабаш авылы җирлегенә сәяхәт тә бик үзенчәлекле булды. Биредәге ун койкалы амбулатор хастаханәне күргәч, ирексездән, кайчандыр данлыклы булып та, заман җилләренә каршы тора алмаган үзебезнең Күңгәр, Күлле Киме авылы участок хастаханәләре турында уйлап куйдым. Җилгә бирешмәгән шушмабашлылар, төзекләндерелгән бинаны бүтән максатларда файдалануга юл куймыйча, ике мең ярым имза җыеп, хастаханәне яптырмауга ирешкәннәр. Ә биредәге пөхтәлек, ачык йөзле шәфкать туташлары, якты бүлмәләр бу эшнең дөрестән дә юкка булмавы турында сөйли.

Авылның белем учагы булган мәктәп бинасы да заман таләпләренә туры китереп төзелгән. Капкасыннан килеп керүгә үк уку - тәрбия эше символы булган галим - ябалак статуясы каршы ала. Чын сәнгать әсәре булган бу затлы сынны мәктәпнең технология укытучысы төзелеш калдыкларыннан эшләгән дигәч, бөтенләй аптырашта калдык. Түрдәрәк урнашкан тәвә кошы да, мәктәп эчендәге кызыклы «Эш агачы» стенды да шул укытучының иҗат җимеше икән. Ә мәктәп артындагы кәбестә, кишер, суган «плантацияләре» бөтенләй дә ушыбызны алды. Тырыш, уңган булулары мәктәп ишеген ачып кергәнче үк аңлашылып тора.

Очрашу Шушмабаш авылы сабантуе булган урында ике район ветераннарыннан торган командалар арасында спорт ярышлары белән дәвам итте. Дусларча атмосферада узган бәйгеләрдә һәр ике як теләп катнашты.

Акрын гына саубуллашу мизгелләре якынлашты. Аны шундый матур, истәлекле итеп оештыруга үзеннән көч керткән һәркемгә - Арча шәһәре ветераннар советы рәисе Наил Габдрахманов һәм аның командасына, якташларыбыз Наил абый белән Ринат абыйга , экскурсовод Ирина, Ленарга, Шушмабаш авыл җирлеге җитәкчелегенә, авылның ветераннар советына, очрашуда катнашкан һәркемгә зур рәхмәт әйтәсе килә. Кунак ашы - кара каршы, диләр халыкта. Әтнә җирлегендә очрашканчыга кадәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев