Әтнә таңы

Әтнә артистлары эшкә чыкты

Җәйге ялларын төгәлләп, кичә, 17 августта, Әтнә дәүләт драма театры артистлары эшләрен дәвам иттеләр. Тамашачылар өчен яңа спектакль - Туфан Миңнуллинның "Ай булмаса, йолдыз бар" әсәрен сәхнәләштерүләрен ишеттек. Соңрак бу хакта тулырак язарбыз әле... Дәүләт Советы рәисе Фәрит Хәйрулла улы Мөхәммәтшин 18 августта, Әтнә дәүләт драма театры бинасында активистлар белән...

Реклама

Җәйге ялларын төгәлләп, кичә, 17 августта, Әтнә дәүләт драма театры артистлары эшләрен дәвам иттеләр. Тамашачылар өчен яңа спектакль - Туфан Миңнуллинның "Ай булмаса, йолдыз бар" әсәрен сәхнәләштерүләрен ишеттек. Соңрак бу хакта тулырак язарбыз әле... Дәүләт Советы рәисе Фәрит Хәйрулла улы Мөхәммәтшин 18 августта, Әтнә дәүләт драма театры бинасында активистлар белән булган очрашуда: "Әтнә артистлары нигезле әсәрләр сайлап, ышандырырлык итеп уйный беләләр, ышанабыз да. Шуңа күрә әтнәләр куйган спектакльләрне үзегездә генә куймыйча, республика буенча күрсәтергә кирәк. Башка төбәкләр дә күрсеннәр, соклансыннар..." дип әйткәнчә, бу мелодраманы да әтнәләр генә түгел, республика тамашачылары да яратып караячаклар. Чөнки уйный беләләр...

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: