Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә артистлары гаиләсендә “ялгыш...” бала туды

Композитор, Әтнә драма театры артисты, "Мулла" спектаклендә яшь мулланы уйнап Татарстанга танылучы, халык хөрмәтен яулаган Риваль Хисмәтуллин белән театрыбызның әйдәп баручы, төп рольләрдә уйнаган артисткасы Сиренә Хисмәтуллинаның 15 октябрь көнне уллары туды. Аллага шөкер, сау-сәламәт бала туды. Әти кеше үзен ничек хис итә, Риваль белән тиз генә сөйләшеп алдык. -...

Композитор, Әтнә драма театры артисты, "Мулла" спектаклендә яшь мулланы уйнап Татарстанга танылучы, халык хөрмәтен яулаган Риваль Хисмәтуллин белән театрыбызның әйдәп баручы, төп рольләрдә уйнаган артисткасы Сиренә Хисмәтуллинаның 15 октябрь көнне уллары туды. Аллага шөкер, сау-сәламәт бала туды. Әти кеше үзен ничек хис итә, Риваль белән тиз генә сөйләшеп алдык.

- Аллага шөкер, моннан да зур шатлык була аламы инде, икесе дә исән-саулар. Улым 3кг380 грамм авырлыкта, исеме - Рәзил. Берничә исемнән бергәләп сайлап алдык. Сиренә үзен яхшы хис итә өйдә шатлыклы ыгы-зыгы...

- Риваль хәзер бит Казанда, больницаларны сайлап, күп акчалар түләп бала табу гадәткә керде, Сиренә ничек Әтнәдә генә калды...

- Бездә дә бар иде андый планнар, ә ул Әтнәдә ялгыш кына табып куйды. Казанга барып җитәрлек вакыт булмады. Барысы, авыртуы, баруы, тууы 3 сәгать булды. Атасына охшап, тиз генә дөньяга килде. Әтнә больницасында яңа эшли башлаган табиб-гинеколог Зөһрә Галиуллина таптырды. Без бик рәхмәтле аңа, исән-сау эшләсен.

- Риваль, хәзер бит "Спасибо, дорогая, за сына!" дип машина тәрәзәсенә язып кую модага керде, син дә яздырдынмы, әллә җыенасың гынамы?

- Юк. Бу яктан мин искерәк карашлы кеше, алай шапырынып йөрү миңа хас түгел, мин хатыныма ихлас рәхмәтемне дә, шатлыгымны да үзенә генә әйтәм, миңа шулай ошый. Без бу яктан Сиренә белән икебез дә бертөсле...Аннан соң тагын кемгә рәхмәт әйтим соң...

- Аларга багышлап җыр-көй язу теләге тумадымы әле?

- Монысы да үзебезнең гаилә эчендә генә ... Әти булу күңелле, рәхәт... әле бәлки бар җаваплылыгын тоеп та бетерә алмый торганмындыр, улыма терәк була алырдай әти буласы килә, Аллаһы Тәгалә барыбызга да сәламәтлек, гомер насыйп итсен. Баламның үсеп кеше булганын, оныклар сөю бәхетен дә күрергә язсын дип телим.

- Рәзил кайтуга хәзерлек эшләре ничек?

- УУУУУУУ! Бар да әзер, тезелеп киткән, кроватьлар корылган. Дәү әнисе йөгерә, мин йөгерәм... Күңелле мәшәкатьләр өйдә...

- Риваль, әңгәмәң өчен рәхмәт, Рәзилне тигезлектә үстерергә насыйп булсын, оныклар сөю бәхете читләтеп узмасын. Рәзилгә сеңел дә алып кайтырга язсын. Котлыйбыз сезне!

Сүрия МИНГАТИНА

Рәсемдә Риваль белән Сиренәнең никах вакыты, бәбәй чәен дә шулай матур итеп, күңелле итеп чәйләргә язсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев