Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә артистларының “Тантана”га үз тәкъдимнәре бар

«Тантана» премиясе - Татарстанның театр сәнгате өлкәсендә тапшырыла торган һөнәри премия, дәүләт бүләге. Еллык театр премиясе республиканың опера-балет, драма һәм курчак театрлары хезмәткәрләренә театр сәнгатендәге иҗади һәм иҗтимагый казанышлары өчен бирелә. 2011 елда ТР мәдәният министрлыгы тарафыннан Татарстанда театр сәнгате өлкәсендә актерларның иҗат уңышларын һәм җәмәгатьчелек казанышларын бәяләү өчен гамәлгә...

«Тантана» премиясе - Татарстанның театр сәнгате өлкәсендә тапшырыла торган һөнәри премия, дәүләт бүләге. Еллык театр премиясе республиканың опера-балет, драма һәм курчак театрлары хезмәткәрләренә театр сәнгатендәге иҗади һәм иҗтимагый казанышлары өчен бирелә. 2011 елда ТР мәдәният министрлыгы тарафыннан Татарстанда театр сәнгате өлкәсендә актерларның иҗат уңышларын һәм җәмәгатьчелек казанышларын бәяләү өчен гамәлгә куелган. Һәр елны тантаналы чара Халыкара театр көнендә - 27 мартта уздырылып, җиңүчеләр игълан ителә. Быел да "Тантана" премиясе үзенең шартларын игълан итте.

Күңелдән шул көнне үк быелгы премияне үзебезнең Әтнә дәүләт драма театры артистларына тапшырып та куйдым. Аллага шөкер, "Тантана" премиясенә ия булган артистларыбыз бар, булырлыклары да җитәрлек. Быел катнашамы безнең театр коллективы бу бәйгегә? Катнашса кемнәр премиягә тәкъдим ителә? Сораулар бихисап, аларга җавап табу өчен, Әтнә дәүләт драма театры коллективын җитәкләүче Ленур Зәйнуллинга, театрның әдәби бүлек мөдире Лилия Сәйфуллинага мөрәҗәгать иттем.

Л. З. : Алла боерса, "Тантана" премиясен алу өчен быелгы бәйгегә катнашачакбыз. Шимбә, 20 гыйнвар көнне махсус шуның буенча җыелыш уздырдык, коллектив белән киңәшләштек. Быел "Тантана"ның шартлары үзгәрде, элек без тәкъдим итә идек, быел алар үзләре тәкъдим итә. Шулай да, комиссия членнары, мөмкинлек биреп, театр коллективлары тәкъдим иткән кандидатураларны караячакларын әйттеләр. Без менә шул мөмкинлектән файдаланып, "Тантана" комиссиясенә үзебезнең тәкъдимнәребезне җиткерәбез. Бу бары тәкъдимнәр генә, шулай булса да өмет дигәнең дә юк түгел.

Быел ике спектакль - Сәет Шәкүровның "Туган туфрак", Аяз Гыйләҗевнең "Югалган көн" спектакльләрен тәкъдим итеп карыйбыз, икесе дә премьера. "Тантана"жюри комиссиясе 9 февраль көнне - "Туган туфрак" спектаклен, 19 февраль көнне "Югалган көн" спектаклен Әтнәгә килеп караячаклар.

Л. С.: Сәет Шәкүровның "Туган туфрак" спектакле буенча"Иң яхшы хатын-кыз роле" номинациясенә - Гүзәл Гафарованы, "Иң яхшы ир-ат роле"нә - Айдар Вәлиевне, "Икенче пландагы иң яхшы ир-ат роле"нә - Фаяз Хөсәеновны, Марат Хәбибуллинны, Зиннур Һадиевны, "Икенче пландагы иң яхшы хатын-кыз роле"нә - яңа эшли башлаган артисткабыз Ләйсән Каюмованы, "Дебют"ка- Зөһрә Мөхәммәтгалиеваны, "Иң яхшы эпизодик роль"гә- Лилия Мөхәммәтҗанованы, "Иң яхшы актерлар ансамбле"нә - Фаяз Хөсәенов, Гүзәл Гафарова, Айдар Вәлиев, Марат Хәбибуллин, Ләйсән Каюмова, Зиннур Һадиев, Нияз Заһидуллин, Зөһрә Мөхәммәтгалиева, Сылу Бәйрәмованы тәкъдим итәчәкбез.

Аяз Гыйләҗевнең "Югалган көн"спектакле буенча "Иң яхшы актерлар ансамбле" номинациясенә спектакльдә катнашкан барлык артистларны да тәкъдим итәбез. "Ел вакыйгасы" номинациясенә дә тәкъдим ителә бу спектакль.

"Икенче пландагы иң яхшы хатын-кыз роле"нә - Сылу Бәйрәмова, "Икенче пландагы иң яхшы ир-ат роле"нә - Фаяз Хөсәеновны, "Дебют" номинациясенә Айдар Вәлиевне күрсәтәчәкбез. Комиссия нинди карар чыгарыр, кайсы артистларга бәхет елмаер, монысын Театр көнендә белербез.

Ә без, тамашачылар, артистларыбызның һәркайсына уңыш елмаеп, бу зур бүләккә ия булуларын телик. Аларның һәркайсы лаек бу бүләккә.

Сүрия МИНГАТИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев