Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә арттырганнан-арттыра

Районыбыз хаклы рәвештә Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы 15 ноябрьгә биргән оператив сводканың беренче баскычында тора. Бу көнне бер сыердан тәүлегенә уртача 20,6 килограмм сөт савып алынды. Икенче урында баручы Сабада - 19,1, Кукмарада - 17,1, Балтачта 16,7 килограмм сөт савалар. Аннан соңгыларда бер поттан кимрәк. Бу көнне Кукмарада...

Районыбыз хаклы рәвештә Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы 15 ноябрьгә биргән оператив сводканың беренче баскычында тора.

Бу көнне бер сыердан тәүлегенә уртача 20,6 килограмм сөт савып алынды. Икенче урында баручы Сабада - 19,1, Кукмарада - 17,1, Балтачта 16,7 килограмм сөт савалар. Аннан соңгыларда бер поттан кимрәк.

Бу көнне Кукмарада - 176 тонна, Балтачта 173,7 тонна тулай савым алдылар. Дөрес, бу районнарда ай башына карата азрак кимү күзәтелә. Әтнә бу исемлектә өченче урында, өстәвенә, ай башына карата ул арта бара.

Татарстан буенча бу көнне тулай 2943,6 тонна сөт савылды, бер сыерга тәүлеклек уртача 12,6 килограмм тәшкил итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев