Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә арттырганнан арттыра

Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгының сөт саву буенча 16 декабрьгә биргән оператив мәгълүматларына караганда, Әтнә районы 136 тонна тулай савым алып, бер баш сыердан уртача 20,2 килограмм сөт савып исемлекнең башында баруын дәвам итә. Авыл хуҗалыгы җирләренең бер гектарына исәпләсәк, 2,54 килограмм тәшкил итә. Кыскасы, соңгы көннәрдә Әтнә районы сөт савуны...

Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгының сөт саву буенча 16 декабрьгә биргән оператив мәгълүматларына караганда, Әтнә районы 136 тонна тулай савым алып, бер баш сыердан уртача 20,2 килограмм сөт савып исемлекнең башында баруын дәвам итә.

Авыл хуҗалыгы җирләренең бер гектарына исәпләсәк, 2,54 килограмм тәшкил итә. Кыскасы, соңгы көннәрдә Әтнә районы сөт савуны тагын да арттырды. Районның терлекчелек буенча консультанты Наил Фәйзрахманов исә: "Без инде сөтнең иң аз - кризис чорын уздык. Хәзер ул арта бара", диде. Шунысы куанычлы, тулай савым буенча, сыерларының баш саны план нигезендә шактый артык булган 4 район гына әлегә бездән күбрәк сава. Әлегә, чөнки алар дәрәҗәсенә әллә ни күп калмаган инде. Мамадыш белән Арча кул сузымында гына.

Татарстан буенча бу көнне бер баш сыердан уртача 12,5 килограмм сөт савып алынды, авыл хуҗалыгы җирләренең бер гектарына ул 0,73 килограмм тәшкил итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев