Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә "Ашыт"ында да ачык хоккей мәйданчыгы әзерлиләр

Районның балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе дә кышкы чорга әзерләнә. Бу очракта хоккей мәйданчыгын бозга катырып ятуларын күз алдында тотам.

"Ашыт" мәдәни-спорт үзәге артында хоккей коробкасын урнаштырулары турында хәбәрдар идем инде. Шуны боз белән катырулары шаһите булдым. Спорт тренерлары Зөфәр Гайфуллин, Илдар Әхмәтов шланга белән су сиптерәләр. Ә ике Руслан - Исмәгыйлев һәм Сафин үз автомобильләре белән мәйданчыкны тигезләп, таптап йөриләр. Афәрин егетләр! Спорт мәктәбенә йөрүчеләргә бер дигән мәйданчык була бу. Бортлары пластиктан, ә размеры нәкъ Күәмдәгечә була. Әле шунысы да бар, тренер Зөфәр Гайфуллин җитәкчелегендәге яшүсмер хоккейчылар да, олылар да атнага ике тапкыр Арчага "Боз сарае"на да барып уйнап кайтырга өлгерәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев